Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сарсазбагражлылар Пәнәчегә спектакль күрсәтергә килде

Югары Пәнәче мәдәният йортында Сарсаз-Баграж үзешчән артистлары Хәбир Ибраһимның «Артык гомер» драмасын сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте.

2024 ел Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йорты авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы уза. Һәр мәдәният йорты фестиваль нигезләмәсе буенча үз театрын тәкъдим итә. «Гаилә, бердәмлек һәм батырлык темаларын үз эченә алган театр уңышлы санала. Сарсазбагражлылар куйган спектакль дә нәкъ шул темаларны үз эченә алган иде. Тамашачы драмада сурәтләнгән мохиткә эләкте. Гади генә декорация фонында катлаулы вакыйгалар, күренешләр бер-бер артлы эмоциональ рәвештә үрелеп барды, һәр артист үз ролен зур осталык белән башкарды», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

«Артык гомер» драмасында әби белән бабайның язмышы сурәтләнә. Иң үкенечлесе — аларның балалары булмый. Бабай вафат булгач, туганнар бергә җыелыша. Менә шул вакытта туганнар арасындагы бердәмлек, батырлык күренә дә инде. Ялгыз калган, урын өстендә ятучы, авыру әбине тәрбияләүне Сабир гаиләсе үз өстенә ала. Акча бүлешү мизгелләре дә драмада чагылыш таба. Төрле холык, төрле тәрбия кешеләре уйландыра.

-Сарсаз-Баграж үзешчәннәренә барлык тамашачылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алардан ниндидер җылылык, нур бөркелә, бер-берсенә ярдәмчел, туганлыклы, ихтирамлы, гадиләр. Иҗади уңышлар, сәламәтлек, тагын да шундый тирән эчтәлекле тамашалар көтеп калабыз, — ди Илһамия Рәисовна.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев