Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сарсаз “Сандугачлар”ы Әлмәттә узган Раштуа фестивалендә катнашты

8 гыйнварда Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Раштуа фестивале узды.

Бәйрәмдә катнашучыларның күпчелеге Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан - Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй районнарыннан килгән иде. Фестивальдә районыбызның Сарсаз-Баграж авылы мәктәбенең “Сандугачлар” керәшен фольклоры ансамбле дә катнашты.

“Сандугачлар” Геннадий Макаровның “Күк өстендә якты йолдыз” җырын сәхнәләштереп күрсәтте.
“Балалар чыгышларында Раштуа бәйрәмен чагылдырды. Соңыннан славут әйтелде. Бәйрәм булгач инде, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар өчен кызыклы чаралар оештырылган иде. Безгә фестивальгә баруда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтлебез”, - ди ансамбльнең җитәкчесе Петр Утяганов.

Петр Петрович керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларга өйрәтүгә керткән өлеше өчен Диплом белән бүләкләнде. Ә балаларга тәм-томнар тутырылган Яңа ел күчтәнәче бирелде.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев