Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Сарсаз-Баграж мәдәният йортын 2024 ел символы — Аждаһа бизи

Сарсаз-Баграж мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов һәр Яңа ел алдыннан елның символын агачтан ясап, аларны мәдәният йорты стенасына элә.

Сизәсезме, якты өметләр белән Яңа ел якынлаша! Яңа елны быел безгә 2024 елның символы — Аждаһа алып килә. Шуны күздә тотып, Сарсаз-Баграж мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов агачтан кисеп аждаһа символы ясаган.

-2024 елның символы — яшел аждаһа. Ул үзен көтеп алганнарын ярата. Илебезгә тынычлык, иминлек алып килсен иде — барыбыз да шул теләктә, — ди Алексей Петрович.

Һәр елның символларын ул 2018 нче елдан ясый. Әлеге агач эшләнмәләр авыл мәдәният йорты стеналарын бизи. Аларны Алексей Петрович коллекция итеп җыеп бара.

Авыл халкы өчен 30 декабрьдә клубта Яңа ел тамашасы оештырыла. Ә Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр чарада авылдашларын кызыклы, уйланылган чыгышлар белән шаккатыра. Һәр чара өчен үзенчәлекле, истә калырлык, теманы ачарлык чыгышлар белән бәйле номерлар әзерлиләр, иҗади эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев