Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Сәнгать дигән дәрья

Зәй балалар музыка мәктәбен тәмамлаучылар сәнгать өлкәсен сайлый.

Талантлы кызларыбыз илнең әйдәп баручы уку йортларында һөнәри белем ала.

Зәй балалар музыка мәктәбеннән ел саен талантлы музыкантлар чыга. Яшь талантлар тормышларын төрле һөнәрләр белән бәйли, әмма педагоглар өчен чыгарылыш укучыларының музыка юнәлешендә һөнәр сайлавын күрүдән дә зуррак шатлык юк. Чыгарылыш укучылары арасында  илнең әйдәп баручы уку йортларына укырга керүчеләр булуы сөенечле. 
Арина Столярова Казан музыка көллиятенә виолончель классы буенча укырга кергән. 2021 елда Зәй музыка мәктәбен тәмамлап,  аннан Чаллы сәнгать көллиятендә белем алган Азалия Рыжова Мәскәүдә Гнесиных исемендәге Россия музыка академиясендә укый. Шулай ук 2021 елда мәктәпне тәмамлаган Дарья Гурова, Әлмәт музыка көллияте дип-ломын алып, Санкт-Петербург гуманитар университетында укуын дәвам итә.

Арина Столярова да, Азалия Рыжова да Люция Кадыйрова җитәкчелегендәге халык уен кораллары орекстры бүлеген тәмамлый. Аринаның иҗат юлы – тырыш хезмәт һәм зур җиңүләр юлы ул. Ул «Идел буеның сәләтле балалары» иҗат мәктәбендә, Татарстан Яшьләр симфоник оркестрында катнашты.  «Иртәгә йолдызлар» программасы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары.

Азалия Рыжова музыка мәктәбендә укыган елларда матур нәтиҗәләр күрсәтте. Сочида «Сириус» белем бирү үзәгенең «Сәнгать» юнәлеше буенча программасында,  Мәскәүдә «Музыка осталары» Халыкара фестивалендә катнашты. Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы легендар сәхнәсендә Р. Абязовның «La Primavera» камера оркестры белән чыгыш ясап, «Иртәгә йолдызлар» программасының финалисты булды. «Cantabile» виолончельчеләр ансамбле составында Чаллыдагы Орган залы сәхнәсендә һәм Мәскәүдәге музыка музееның Прокофьев залында чыгыш ясады.

Дарья Гурова талантын  Надежда Бурмистрова җитәкчелегендә тынлы уен кораллары классында укыганда ук күрсәтә. Әмма аның сәләте музыка теориясе өлкәсендә аеруча ачык ачыла. Татьяна Филимонова җитәкчелегендә Дарья берничә тапкыр Халыкара, республика һәм төбәк теоретик олимпиадаларда җиңүче булды. Тупланган белем багажы һәм тәэсирле җиңүләр Дарьяга киләчәккә ышанычлы адым ясарга мөмкинлек бирә. 2021 елда ул Әлмәт музыка көллиятенә укырга керә. Ә бу җәйдә аны яңа уңыш көтә: көллиятне бик яхшы билгеләргә  тәмамлап, Санкт-Петербург гуманитар университеты студенты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев