Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Рияз Комаров Зәй сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашты

Очрашу «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге ярдәмендә оештырылган «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы кысаларында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров Зәйнең балалар сәнгать мәктәбендә булды. Эш сәфәренең сәбәбе – яшь зәйлеләрнең партиянең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә торган «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика рәсем конкурсында актив катнашуы.
Быел конкурс 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Рияз Комаров тәкъдиме буенча яңа номинация булдырылды — «Татарстан предприятиеләре яңа регионнарга ярдәм итә». Зәйнең яшь рәссамнары патриотизмга, цифрлы үсеш темасына, шулай ук Татарстан предприятиеләренең азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә һәм фронтка ярдәм итүенә багышланган эшләрне иҗат иттеләр.

Визит барышында депутат сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның укытучылары белән аралашты, балалар рәсемнәренең ничек барлыкка килүен күрде һәм яшь талантларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

"Балаларның гуманитар ярдәм темасына ихлас якын килүләрен күрү сөендерә. Аларның рәсемнәре - кәгазьдәге буяулар гына түгел, бу бердәмлек, яхшылык һәм чын патриотизмның тере дәлиле. «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы бик күп талантларны ачарга һәм үсеп килүче буында безнең зур Ватаныбыз язмышына катнашлык хисе тәрбияләргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Рияз Фоатович.

Шул ук көнне балалар сәнгать мәктәбендә «Татарстан» ДТРК телеканалы төшерү төркеме эшләде. Журналист Дмитрий Второвның сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең республика конкурсында катнашуы турындагы сюжет «Татарстан хәбәрләре» мәгълүмати программасында чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, «Балалар илне рәсемгә төшерә» конкурсы «Татарстан» ДТРК, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ ярдәмендә үткәрелә. Муниципаль этапка йомгаклар - Балаларны яклау көненә, ә республика этабына Россия көненә ясалачак.

Фотолар “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев