Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Рәссамлык иҗаты белән мавыгучылар күргәзмә тәкъдим итә

«Исәнме, сәнгать!» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе үзәк китапханәдә ачылды.

Анда әле күптән түгел рәссамлык иҗатына кереп киткән җиде шәһәрдәшебезнең уникаль эшләре тәкъдим ителде. Алар — Анна Михайлова, Гүзәл Рәхимова, Лилия Кәримуллина, Светлана Евдокимова, Анастасия Дидык, Регина Вәлиева, Анастасия Софина. 

Гүзәл ханымнар барысы да рәссам Елена Курносованың «KurnosovaArt» дип исемләнгән сәнгать студиясе иҗади остаханәсендә мастер-классларда рәсем ясарга өйрәнгәннәр. Елена исә шәһәребездә билгеле сәнгать остасы, ул Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, агымдагы елның апрелендә үзенең хыялын тормышка ашырып шәхси сәнгать студиясен ачып җибәрде. 

Күргәзмәгә куелган эшләрдә исә пастель техникасы буенча башкарылган рәсемнәрне күрергә мөмкин. Бу техника төсле акбурлар белән рәсем төшерү аша, бирергә теләгән сурәтне бармаклар белән тоеп эшләргә ярдәм итә, күңел халәтен илһамландыра. 

Күргәзмәне ачу тантанасы да җылылыгы белән аерылып торды. Чараны оештыручы китапханәчеләр бу картиналарны тамашачыларга бөтен тирәнлеге белән аңларга ярдәм иттеләр. Ә башлангыч иҗат белән шөгыльләнүче картиналар авторлары бик теләп тамашачыларга үзләренең эшләре, рәсем ясауда туган хисләр турында уртаклаштылар, алга планнары хакында сөйләделәр. Күргәзмә турында аңлатманы остаз үзе дә бирде. 

— Без күргәзмә өчен картиналарны даими дәресләр барышында сайладык һәм башлангыч иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең аеруча уңышлы килеп чыккан эшләреннән оештырдык. Бу безгә һәркемнең индивидуальлеген чагылдыра торган күркәм коллекция җыярга мөмкинлек бирде. Күрәсез аларда хисләрнең тулы бер спектры чагыла. Сәнгать эшләре күңел кылларын тибрәтә һәм тирән хисләр уята. Без күргәзмәне караган һәр кеше, эшләрне үз хис-кичерешләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән чагыштырсын иде дигән теләктә калабыз. Күпләр рәсем ясарга яки ниндидер башка иҗади юнәлеш белән шөгыльләнергә хыяллана, әмма уңышсызлыклар яки тәнкыйть алдында курку хисе еш кына туктатып калырга мөмкин. Без сәнгать дөньясына юлның һәркемгә ачык булуын һәм үз идеяләреңне һәм омтылышларыңны тормышка ашыру өчен бу куркуны җиңеп чыгуның мөһимлеген күрсәтергә омтылабыз, — дип билгеләде Елена Курносова. 

Шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә әлеге картиналар күргәзмәсе декабрь азагына кадәр дәвам итә, аны теләгән һәркем килеп карый, илһамлана ала.

Роза Илалтдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев