Поповкалылар район театр фестиваленә кушылды
Алар тамашачы һәм жюри хөкеменә “Рус хатын-кызлары” спектаклен тәкъдим итте.
Зәй район авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале бара. Фестиваль якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлана.
17 мартта фестивальгә Поповка авылы үзешчәннәре кушылды.
Алар тамашачы һәм жюри хөкеменә “Рус хатын-кызлары” спектаклен тәкъдим итте.

Сугыш… Бу сүздән дә куркынычрак нәрсә юк. Кырыгынчы елларда яшәгән тулы бер буынның балачагын, яшьлеген һәм гаилә бәхетен сугыш урлаган. Поповка үзешчәннәре тамашада сугыш елларында тылда ир-атларны алмаштырган авыл хезмәтчәннәренең — яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә авыр язмышын искә төшерделәр.
.jpg)
Бу спектакльдә гади авыл хатын-кызларының сугыш чоры көндәлек тормышы, сугышта дүрт улын һәм ирен югалткан тол калган авылдашларының язмышы күрсәтелде. Аларның гомер буе җаннарына авыр йөк булып яткан катлаулы язмышлары һәм кайгылары да чагылдырылды. Шулай ук Сталинград сугышында хәбәрсез югалган һәм батырларча һәлак булган сугышчыларның фаҗигале язмышлары да урын алган иде.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев