Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Поповка авылының маскировка челтәрләре үрүчеләре өчен концерт куйдылар

Күптән түгел район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре Поповка авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына концерт программасы белән барды.

Поповка авыл клубында 2024 елның декабреннән маскировка челтәрләре үрәләр. Бүгенге көнгә волонтер хатын-кызлар 210 челтәр үрде. Кечкенә генә Поповка авылы өчен бу зур күрсәткеч. Авыл халкы махсус хәрби операциядәгеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Медикаментлар алыр өчен акча җыялар, эчке киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре өчен банкалар әзерлиләр. Һәр үрелгән челтәрнең эченә хәрби егетләр өчен күчтәнәчләр төрәләр. Челтәр үрүчеләр арасында улы махсус хәрби операциядә катнашучы Ирина ханым да бар. 

Автоклуб хезмәткәрләре бу игелекле йөрәкле хатын-кызларга иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән котлаулар кабул итү һәркайсының күңеленә хуш килде. 

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев