Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Өлкән буын иҗат осталары «Балкыш» та балкыды

Бүген Зәйнең балалар музыка мәктәбенә мәдәниятка гашыйк өлкән буын үзешчән сәнгать осталары җыелды.

Биредә ветераннар арасында уздырылучы “Балкыш” республика  фестиваленең тугызынчы тапкыр оештырылачак төбәк ярышларына сайлап алу этабы үтте. Анда жюри игътибарына районыбызның өлкән буын сәнгать осталары 28 номер тәкъдим иттеләр.  

Жюри әгъзасы, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев үз чыгышында, илебездәге бу авыр чорда, сез үз иҗатыгыз, рухи көчегез белән ил батырларына ярдәм итәсез, дип мөрәҗәгать  катнашучыларга.

“Җырлагыз, күңел хисләрегезне җиткерегез, тик боекмагыз! Сезнең рухи ныклыгыгызны тою яу кырындагыларга аеруча мөһим”, - диде. 

Чыгышларда да патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр, туган якка мәхәббәт темасы өстенлек алды. Шулай ук, республикабыз, районыбызда төрле милләт халыкларының дус-тату яшәвен дә чагылдырдылар. Биредә рус, татар, керәшен, башкорт, чегән халыклары җыр, биюләрен күрергә мөмкин булды. Ә шигырьләрдә патриотлык хисе иде.  

Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан ветераннары (пенсионерлары) оешмасының 40 еллыгына багышлана.

Өлкәннәр өчен әлеге фестиваль социаль изоляцияне җиңеп чыгуда, актив тормыш позициясен саклап калуда һәм иҗади потенциалны тормышка ашыруда мөһим инструмент булып тора. Ул актив озын гомер юлы үтәргә ярдәм итә һәм өлкән буынга ярдәм итү дәүләт программалары максатларына тулысынча туры килә. Үз чыгышлары аша өлкән буынның яшьләргә милли традицияләребезне тапшыруда да өлеше зур. 

“Русская душа”, “Ивушка”, “Мавринские напевы”, “Сөмбелә”, “Җиләк” вокаль  ансамбльләре чыгышларын “Заиночки” хореография коллективы, Ралия Әхмәдуллина башкаруындагы башкорт хатыны биюләре тагын да җанландырды. Шулай ук билгеле шагыйрьләребез шигырьләрен сөйләүчеләр, аерым башкаручылар сокландырды. 

Барлык катнашучылар да махсус дипломнар белән бүләкләнде. 

“Чыгышлар барысы да искиткеч булды. Өлкән буын үзешчән сәнгать осталарының активлыгына барыбыз да сокландык. Һәрберсенә уңышлар, иҗат чишмәләренең саекмавын телибез. Ә район данын Әлммәттә узачак төбәк турында яклаячак чыгышларны соңрак бәян итәчәкбез”, - диде жюри әгъзасы, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев