«Наше время — Безнең заман» фестивалендә катнашучылар тренинглар һәм мастер-класслар узачак
Февральдә Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәгендә эшче яшьләрнең VII иҗат слеты оештырылачак.
Ул эшче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашуга әзерләнүгә багышлана.
«Безнең слетларда яшьләр һәрвакыт үзләре өчен иҗатта, эштә һәм көндәлек тормышта ниндидер яңалык ачалар. Моннан тыш, бу көндәлек эш мәшәкатьләреннән арыну өчен яхшы мөмкинлек», — дип билгеләп үтте ТР иҗат яшьләре слеты проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.
Башта тематик түгәрәк өстәлдә катнашучылар фестивальгә әзерлек этаплары турында фикер алышачак, ә аннары аларны бизнес-тренер Динә Арзамасцевадан «Ничек команда һәм фикердәшләр төзергә» темасына тренинг көтә. Аннан Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, режиссер-куючы Дмитрий Платонов «Мин сәхнәдә: сүзсез сөйләшәбез -мизансцена һәм жест» мастер-классы үткәрәчәк, шулай ук фестивальнең гран-при ияләре белән очрашу булачак.
Икенче көнне «Иҗади лаборатория» программасында «Актерлык һәм сәхнә осталыгы. Иҗади номер булдыру», иҗади номерлар күрсәтү, вокал һәм хореография буенча мастер-класслар узачак. Спикерлар — Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультетының театр иҗаты кафедрасы доценты, режиссер Азат Зарипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең әйдәүче актеры Денис Крутовских, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең әйдәүче актеры, театр Россия Федерациясе эшлеклеләре, режиссер Искәндәр Нуриҗанов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, актриса, җырчы, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһәрдән юл» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова.
Слетның йомгаклау көнендә катнашучыларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең мактаулы остазы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм «Созвездие-Йолдызлык» театрының баш режиссеры, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Александр Тумановтан мастер-класслар көтә.
Катнашуга гаризаны февраль уртасына кадәр бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев