Мирный мәдәният йортында гитара көне уңаеннан мастер-класс узды
26 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында гитарада уйнау буенча мастер-класс оештырылды.
27 ноябрьдә гитара көне билгеләп үтелә. Безнең көннәрдә гитарада уйнау популярлаша бара. Бу аеруча яшьләр арасында ачык күренә.
Мастер-класста катнашучы балаларны алты кыллы гитара төзелеше белән таныштырдылар. Кылларны ничек дөрес санарга, аларны никадәр көч белән кысарга кирәклеге күрсәтелде, шулай ук балалар ладаларның нәрсә икәнен дә белделәр.
“Чарада катнашучылар гитараның яңгырашын рәхәтләнеп тыңладылар һәм үзләре дә тавыш чыгарып карадылар. Әлбәттә инде, музыкаль сәләтләрдән тыш, теләсә нинди инструментта уйнарга өйрәнү вакыт, сабырлык, тырышлык һәм зур теләк таләп итә. Һәм шулчакта нәтиҗә, һичшиксез, шатландырачак. Мондый мастер-класслар гитарада уйнарга һәм мәдәният йортыбызда эшләүче “Башлаучылар өчен гитара» түгәрәгенә йөрергә теләк уята”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев