Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсендә сугыш елларында хатын-кызлар язмышы турында спектакль күрсәтелде

31 мартта Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре районда уздырылучы район театр фестивале кысаларында Эвелина Пиженко пьесасы мотивлары буенча «Бабоньки» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.

Спектакль Бөек Ватан сугышы елларында колхозчы хатын-кызлар язмышы турында. Ирләрен фронтка озаткач, өйдә дә, колхозда да барлык авыр эш аларның нәзберек иңнәренә төшә. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгысында ил азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.
Вакыйгалар үзәгендә кырчылык бригадасы, анда алдынгы бригадир һәм эшләргә бик яратмаган Степанида язмышы сурәтләнә. Степанида эшләргә яратмаса да, шул ук вакытта күршесенең хезмәт уңышларына һәм аның шәхси бәхетеннән көнләшә, әлеге геройның характеры да катлаулы, ачулы. 17 яшьлек кыз, өлкән сыйныф укучысы Нина киләчәккә зур планнар яши, ул сөйгән егете белән бергә укырга барырга хыяллана. Рольләрне үзешчәннәр зур осталык белән башкардылар.

“Без әлеге спектакль аша тамашачыга Бөек Ватан сугышы елларында кырда, колхозда хатын-кызларның җиңүгә керткән өлеше турында сөйләдек. Тамашада мәхәббәт тә бар”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Актерлар төрле хатын-кыз образларын, характерның көчле һәм көчсез якларын күңелгә үтеп керерлек итеп ача алдылар.

Бүгенге көндә дә, моннан 81 ел элек кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез.
Спектакльдәге вакыйгалар тамашачыларны да, актерларны да елатты. Тамаша тәмамлангач пәрдәләр ябылды, тамашачы аягурә басып, күз яшьләрен сөртеп, әле алкышлавын дәвам итте. Ә сәхнә артында эмоцияләр белән тулы актерлар кочаклашып елады…


 

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев