Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсендә спектакльдән соң тамашачы күз яшьләре аша үзешчәннәрне алкышлады

31 мартта Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йорты Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев истәлегенә багышланган “Театр призмасы аша батырлык” район театр фестиваленә кушылды.

Шәһәр мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар жюри һәм тамашачылар хөкеменә Эвелина Пиженконың "Бабоньки" спектаклен күрсәтте.

Бөек Ватан сугышы елларында колхозчы хатын-кызларның язмышы турында бу пьеса. Ирләрен  фронтка озатканнан соң, алар бөтен ирләр эшен дә, өй һәм колхоз эшен дә үз җилкәләренә алырга мәҗбүр булалар. Спектакль геройлары авыр сугыш чоры авырлыкларын кичерә, Авдей бабайның мәзәкләреннән көлә, җырлар җырлый. Алар шулай җиңүне якынайту барәбәренә тәүлегенә 12 -16шар сәгать басу-кырларда хезмәт куя.

Актерлар хатын-кыз образларын, хатын-кыз  холкының көчле якларын, төрле милләт халкының күңел зирәклеген һәм юмартлыгын тәэсирле итеп күрсәтә алдылар.

Залда утыручы тамашачылар шундый кыска, әмма куркыныч сүз - сугыш дип аталган вакыйгаларның шаһиты булдылар. Хәзер дә, 81 ел элек булган кебек, фронтка солдатлар китә. Без түземсезлек белән алардан хәбәрләр көтеп яшибез, тылда, үз җиребездә җиңүне  якынайтырга ярдәм итәбез. 

Спектакль  "Җиңү көне" җыры белән тәмамланды.  Залда утыручы тамашачылар  торып басып, артистлар белән бергә җырлады, 10 минутка кадәр сузылган алкышларга күмде.

Компетентлы жюри вәкиле әйткәнчә, бу вакыйга тамашачыларны һәм актёрларны елатырга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә илдә барган вакыйлар да спектакльнең тәэсирен арттыргандыр, күрәсең.

 Спектакль тәмамланды, тамашачылар аягүрә басып кул чаба, актерлар күз яшьләрен сөртеп, тамашачылар алдында баш ия... Кулисалар ябык, ә  ябык кулисалар артында актерлар кочаклаша һәм хис-кичерешләр тулып ашкан...

“Спектальдә катнашкан һәр артистка олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Өйдәге эшләрен калдырып, бистә халкының күңелен күреп, тирән эчтәлекле әсәрне ышандырырлык итеп башкарган Любовь Мөбәракшина, Олеся Кучумова, Резидә Ченцова, Лидия Силантьева, Анна Мельникова, Халисә Архипова, Татьяна Королёва, Илсөяр Исрафилова, Рәфия Әгъләмова, Гөлфия Исмәгыйлева, Роза Сабитова, Роза Андреева, Александр Селивёрстов,  Дмитрий Иванов, Фәннур Миннекәев, Марат Кучумов, кечкенә артистларыбыз Валькирия Кучумова, Сафия Маркелова, Дмитрий Ченцов  үз рольләренә бик нык кереп, профессиональ дәрәҗәдә, ихлас һәм оста итеп, тамашачыны ышандырып, күңелләренә үтеп кереп башкардылар. Халыкта оста кешегә карата “таш астыннан чыккан” дигән гыйбарә бар. Алар үз мисалларында расладылар бу сүзләрне. Мәдәният йорты бистә халкын әнә шулай бер зур гаилә итеп туплап яши белә”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Фәннур Миннекәев.

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев