Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсендә поэзия сәгате узды

Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Күңелем чишмәсе” дигән шигърият сәгате үтте.

Чарада катнашучыларны алып баручылар шигърият дөньясына сәяхәт итәргә чакырды. Алар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Җирле шагыйрә Әнисә Шәфиева һәм аның дусты Нәзирә Смирнованың чыгышы шигърият бәйрәменең бизәге булды. Чарада катнашучылар бергәләп гитарага кушылып җырлап та утырдылар. Шәһәр китапханәсе белән берлектә классик һәм заманча шигърият китаплар җыентыкларыннан күргәзмә дә әзерләнгән иде.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев