Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсендә Гаилә көненә багышланган кичә үтте

15 майда Мирный бистәсе мәдәният йорты сәхнәсендә Гаилә көне уңаеннан “Без бер гаилә” дип аталган иҗади кичә узды.

Бәйрәм программасында иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр катнашты. Любовь Мөбарәкшина җитәкчелегендәге «Конфетти» хореография төркеме, «Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле, «Гармония» вокаль ансамбле, Александр Селиверстов җитәкчелегендәге «Мечта» гитарачылар инструменталь ансамбле, Резидә Ченцова җитәкчелегендәге «Радуга» вокаль студиясе, җырчылар Фәннур Миннекәев, Тәслимә Гәрәева Лидия Силантьева, Дмитрий Иванов, Савелий Матюшенцев, Дарина Перова тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.
 

“Бу җылы бәйрәм безгә бер-беребезне якыннанрак белергә һәм зур иҗади гаиләгә берләшергә ярдәм итте”, - ди чыгыш ясаучылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев