Мирный бистәсендә әниләргә назлы котлау сүзләре яңгырады
27 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан «Әни турында сөйләшү» исемле бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм театрлаштырылган тамашадан башланды, тамашачыга "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" балалар әкияте тәкъдим ителде. Бу изге һәм якты бәйрәмдә мәдәният йорты сәхнәсеннән барлык әниләргә җылылык һәм наз белән котлау сүзләре, матур шигырьләр, яраткан җырлар яңгырады, матур биюләр бүләк ителде һәм сәхнәләштерлгән күренешләр куелды. Күп жанрлы концерт программасында мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре, коллективлар, солистлар, ансамбльләр һәм клуб формированиеләрендә катнашучылар чыгыш ясады.
Ә бәйрәмнең матур тәмамлануы булып Татарстанның атказанган табибы, кичәгә килгән кунак Тәлгать Сөләймановтан котлау сүзләре булды.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев