Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре игелекләр эшләргә чакыра

2 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында I сыйныф укучылары өчен “Игелекләр эшләргә ашыгыгыз” викторинасы үтте.

Әдам баласы туганда ук кеше булып туа. Ләкин кешелеклелек ул кешегә тумыштан ук бирелми. Башкаларга булышкан, явызлык эшләми торган, үзенең тирә-ягын яхшы якка үзгәртергә тырышкан, кешеләрне хөрмәт иткән кешене генә кешелекле дип атарга мөмкин. Кешелекленең кире сыйфатлары булып явызлык, яманлык, кешеләрне хөрмәт итмәү тора. Көнләшү дә шушында керә, чөнки көнләшү күп кенә бәхетсезлекләрнең чыганагы.
Балалар “Яхшы сүзләр әйт”, “Мәкальләрне дәвам ит”, “Кешелекле кешеләргә ышан”, ”Яхшы әкиятләр геройлары” кебек бәйгеләрдә көч сынашты.

Соңыннан “Яхшылык бакчасы” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә һәр бала бер чәчәк үсентесе утыртты. Алар бу чәчәкне җәй көне бакчаларына күчереп утыртачак.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев