Милләтебез мәдәниятен саклаучылар
«Адымнар» татар мәдәнияте клубының юбилей концерты узды.
Концертта җыр, бию, театр сәнгатенә зур урын бирелгән иде.
Дөнья барышы ничек кенә үзгәреп тормасын, яшәешнең кыйммәтләрен билгеләп, милли асылыбызны саклап, шуны яшьләргә тапшырып калдыру өчен көченнән килгәнчә тырышып йөргән шәхесләрне күргәч, киләчәгебездә ышаныч туа. «Энергетик» Мәдәният сараенда эшләп килүче «Адымнар» татар мәдәнияте клубының сәхнә осталары әнә шундыйлардан.
Бу — тамашачылар фикере. Нәкъ шулай. Бик тә дөрес әйтелгән сүзләр бу. Күмәк булганда туган телебезне, халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, татар милләтен дөньяга таныту күпкә җиңелрәк. «Адымнар» татар мәдәнияте клубының татар сәнгате өчен җан атып йөрүче егет-кызларны үз канатына туплап, концерт-тамашалар оештырып, салмак кына адымнар белән алга атлап баруына да 10 ел үткән икән. Шушы вакыт эчендә ансамбль дистәләгән конкурс, фестиваль, бәйгеләрдә, Сабантуй, Җыен, бәйрәмнәрдә катнашып, җырлап, тамашачының мәхәббәтен казанды. Татарстанда гына түгел, Чувашия республикасында һәм башка чит өлкәләрдә дә татар халык җырларын яңгыратты.
Профессиональ башкару осталыгына, югары сәхнә культурасына ия булган коллектив белән та-лантлы, үзенә һәм коллективка да таләпчән Фәннур Миннекәев җитәкчелек итә. Гаҗәеп матур, чишмә чылтыравыдай саф тавышлы җитәкченең үзен дә концертларда тамашачы алкышлап каршы ала.
«Тормыштагы хәлләргә үз карашы, үз фикере булган, күңелендәгесен ачып сала, дөрес итеп җиткерә белә торган, үз сүзендә нык торучы җитәкчебезне беренче көннән үк үз иттек. Эштән арып кайтсак та, һәр очрашуга теләп киләбез», — ди клубка йөрүче кызлар-егетләр.
«Барыбер булдырам! Барыбер хәл итәм! Барыбер җиңәм!» Бу — Фәннур Миннекәевның эш девизы. Ул иҗат коллективына йөрүчеләрнең һәрберсенә җылы, йомшак сүзләр табып, «Адымнар”ның үз йөзен булдыруны, аны озак еллар саклауны максат итеп куйды. Фәннур Галимҗано-вич — чын мәгънәсендә оста оештыручы. Нәтиҗәдә бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грантына ия булган „Адымнар“ аягында нык басып торучы, бай иҗат репертуарлы, моңлы җырчылары, юмор осталары, үз тамашачысы булган коллективка әверел-де. Алар даими төстә яңалык эзләүдә.
Уңышның формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык.
— Бу эш күп көч, түземлелек таләп итсә дә, телебезгә, милләткә булган мәхәббәт белән суга-рылган мәшәкатьләр күңел күтәренкелеге бирә, — ди ансамбльгә йөрүче Кадрия Сөнгатуллина.
— Шәһәр-районыбыз халкы арасында татулык, толерантлык хисе тәрбияләүне дә төп бурычыбыз итеп саныйбыз. Шуңа күрә татар халык җырларын гына түгел, рус, чуваш, керәшен халык җыр-ларын да яратып башкарабыз, — ди Рәфисә Гатиятуллина.
Күптән түгел „Адымнар“ татар мәдәнияте клубы тамашачылар каршында хисап тотты, ягъни „Җырларымда яшьлегемә кайтам“ исеме астында юбилей концерты узды.
— Аларның чыгышлары бөтенләй башка. Чын бәйрәм! Рәхәт дулкында якты хисләр кичереп утырасың, сәхнә бизәлеше, музыка… Затлылык та, заманчалык та, миллилек тә, халкыбызның күңел байлыгы, гореф-гадәтләре дә сыйган аларга. Һәр чыгыш җаннарны сафландыра, — ди тамашачы Чулпан Шәйхиева.
Репертуар бай. Акапелла (музыкаль инструментсыз керәшен халык җырын җырлау) — гаять катлаулы алымны халык җылы кабул итте. Туган ягыбызга, әниләргә, Җиңүнең 80 еллыгына ба-гышланган җырлар да яңгырады.
Гомере буена сәхнәдән төшмәгән, сәнгатькә гашыйк моңлы җырчы Тәслимә Гәрәеваның „Әнием муенсасы“ җырын тамашачы күз яшьләре белән тыңлады.
„Татарлар — моңлы халык. Без дә шул кавемнән ич. Балачактан моңлы җырларга тартылган күңел башкача булдыра алмый“, –ди Тәслимә ханым.
Фәннур Миннекәев әниләргә багышланган җырын башкарганда үз әнисен искә алып китте: „Күңелең йомшак, сиңа бу дөньяда җиңел булмас“, — дия иде әнием. Холкым шундый: беркемгә дә начарлык теләмим. Кешеләргә итагатьле булу — әнием тәрбиясе. Улым, без сиңа ышанабыз, акылсыз адымнар ясамассың, нинди кешеләр, нинди гаилә, эш таба алырсың — бөтенесен уйла, диде. Аның киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып яшәдем, ышанычын акладым. Газиз әниемне үзем кадерләп, тәрбияләп, соңгы юлга озатуым белән мин бик бәхетле», — ди Фәннур.
Аның тормыш иптәше Тәслимә белән парлы җырларын да халык тын калып тыңлады.
— Безне сәхнә кавыштырды. Җаныбыз теләгән хезмәт белән яшәвебезне дәвам итәбез. Яшәү яме — парлы булуда, — ди алар, бер-берсенең күзләренә карап, елмаешып.
Гөлшат-Рәйсә дуэты да йөрәкләргә үтеп керерлек булды. Гөлшат Әгъзамова («Кояшкай»), Рәйсә Шушарина («Тату гаилә») балалар бакчасында тәрбияче булып эшлиләр. Эшләре дә, тормышла-ры да, үзләре дә матур!
Гөлнара Фазлыева җырлаганда йөрәкләрне иркәләп, рәхәт дулкыннар узгандай булды. «Берен-че кат сәхнәгә чыкканда, сине халык танып калырлык булсын дип, бар күңелемне биреп, бөтен тырышлыгымны куеп җырладым», — ди Гөлнара.
Сәхнәдә очып-очып биеп җырлаган Дмитрий Иванов моңланып утырган тамашачының күңелен җилкендереп җибәрде. Күпкырлы талантлы, сәхнә өчен туган егет диярсең!
Нәфис сүз остасы Нәкыя Дәүләтшинаның чыгышы да залны җанландырды.
Менә шундый йолдызлар «Адымнар» клубында. Аларның яхшы энергиясе, күтәренке кәефе бөтен залга күчә. Сәхнәләргә аларны җыр-моңга, татар сәнгатенә булган тирән мәхәббәт күтәрә.
«Татарлар булдыра, дип безнең арттан сокланып калсыннар! Халыкның бер йодрык булып туп-лануына бездән дә өлеш керсен. Чыгышларыбыз, мин татармын, дип, күкрәк киереп горурланырлык булсын», — ди ансамбльнең сәләтле җырчылары, «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячеләре Рания Уразайкина һәм Гөлшат Хуҗакулова.
«Кечкенәдән җырларга яратуым мине Аксар авылыннан шушы ансамбльгә алып килде. Сәхнә — күңелем юанычы. Тамашачының безне яратып, көчле алкышлап, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзе акчадан да кыйммәтрәк безнең өчен», –ди Гөлсем Мирзыянова.
Менә шундый энтузиаст дусларым — сәхнәдәшләрем булган язмышыма рәхмәтлемен, дип горурлана Фәннур Миннекәев. Бу көнне аның эшенә дә, яшенә дә тамашачы ике бишле куйды!
Әнә шундый җыйнак кына, тыйнак кына коллектив алдагы көннәргә матур омтылыш-хыяллар, иң мөһиме, зур өметләр белән яши. Кешеләргә шатлык, тормыш дәрте өләшүче сөйкемле сәхнә осталарына карап, бер кабынган ялкынны сүндермичә, яшә дә яшә, «Адымнар», диясе килә.
Фәния Әгъзамова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев