Мадияр Хаҗиев һәм аның укучылары
Зәй музеенда 23 рәссамның эшләреннән күргәзмә эшли.
3 октябрьдә туган як тарихын өйрәнү музеенда Мадияр Хаҗиевның һәм аның укучыларының картиналарыннан күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә оста һәм аның укучылары Ольга Новожилова, Михаил Жуковский, Лилия Сафина, Гөлшат Габитова, Ләйсән Исламгәрәева һәм башкаларның эшләре урын алган. Мадияр Хаҗиевның укучылары арасында төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре – судьялар, табиблар, эшмәкәрләр, кранчылар, күп балалы әниләр һәм бизнесменнар бар.
Мадияр Хаҗиев – Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.
Ул үз иҗатында халык фольклорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать итә. Туган ягына булган мәхәббәтен рәссам табигать һәм кеше образлары аша сурәтли. Аның шулай ук тарихи үткәнебез, төрки дөнья һәм Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы эшләре дә гаҗәеп бай итеп тудырылган. Шамаил техникасында башкарылган картиналары кызыклы. Әлеге эшләр пыялада фольга кулланып эшләнгән.
Мадияр Шәрипович бүгенге көндә Чаллы сәнгать мәктәбендә рәсем ясау дәресләре бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам ул. Үзенең укучылары, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында яратып сөйләде ул чарада катнашучыларга.
“Кешенең таланты чиксез. Һәм аны ачарга беркайчан да соң түгел. Укучыларым арасында республика, Россия, Япония, Франция һәм Канадада халыкара конкурсларда җиңү яулаучылар бар”, – ди ул.
Мадияр Шәрипович авыл халкын рәсем сәнгатенә тарту буенча да зур эш алып бара. Аның иң зур хыялы – гүзәллекне авыл халкы да күрсен өчен һәр районда картиналар галереясе ачу. Хәзерге вакытта Татарстанның төрле районнарында 13 галерея ачылган.

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамның укучылары Ольга Новожилова белән Михаил Жуковский да катнашып, чыгыш ясадылар.
Ольга Васильевна райо-ныбызның Керәшен Мәлеме авылында туган. Ул Чаллыда судья булып хезмәт куйган. Хәзер лаеклы ялда. Сәнгать эшчәнлеген чагыштырмача күптән түгел, 2017 елда башлаган. Аның махсус белеме юк, әмма кыска вакыт эчендә Мадияр Хаҗиевтан дәресләр алып, һәвәскәрдән һөнәри сәнгатькә кадәр юл узган. Эшләренең мотивы булып пейзажлар, портретлар, көнкүреш темаларына натюрмортлар тора.
Михаил Жуковский да – Мадияр Шәриповичның укучысы. Ул йөздән артык картина иҗат иткән. Ә бит мәктәп көндәлегендә егетнең рәсем ясау буенча «канәгатьләренлек» кенә билге булган һәм анда хәтта рәссам булу уе да тумаган.
50 яшьлек Михаил Жуковскийның матур эшләренә карап, талантны ачарга беркайчан да соң түгел икәнлегенә инанасың.
– Рәсем ясау процессы миңа бик ошый, чөнки уңай хис-кичерешләр белән яңа дөнья ачыла. Мин һәрвакыт рәсем ясарга әзер, шуңа күрә машинамда да блокнот йөртәм. Тәрәзә артында матур пейзаж яисә гадәти булмаган агач күрәм икән, юл кырыенда туктап, машинадан чыгам да зарисовкалар ясый башлыйм, – ди ул.
Мадияр Шәрипович картиналарын бүләк итәргә ярата. Зәй музеена да үзенең һәм укучыларының картиналарын бүләк итте. Музей директоры Резеда Юнысова аңа хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хаты тапшырды. Музейда 23 рәссамның 39 эше тәкъдим ителгән күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев