Мәдәният хезмәткәрләре Түбән Лоҗыда киңәшләште
5 февральдә Түбән Лоҗы клубында мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды.
Түбән Лоҗы мәдәният йорты – ул авылның мәдәни тормыш үзәге. Авылда мәдәни һәм җәмәгать эшләре мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Биредә үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкаручы мәдәният хезмәткәрләре эшли. Аларга җитди миссия йөкләнгән — авылдашларына сәнгатьнең асылын тәкъдим итү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итү.

Семинарда түбәнлоҗылылар "Каз канаты сызыру - май канаты ясау" сәхнәләштерелгән күренешен тәкъдим итте.
Кунакларны мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләренә каз канатыннан ясалган коймак майлагыч канатлар да бүләк иттеләр. Бик бай, күз явын алырлык кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Мастер-класслар да күрсәтелде.

Семинарда катнашкан һәр мәдәният хезмәткәре алга таба эшчәнлектә куллану өчен файдалы бай мәгълүмат алды.
Фотолар район мәдәният йортларыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев