Мәдәният хезмәткәрләре Сармашбашта киңәшләште
10 апрельдә Сармашбаш авылы клубында мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды.
Семинарда катнашучыларны авыл тарихы, Сармашбашның күренекле кешеләре, мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар."Карга боткасы" күренешен театральләштереп күрсәттеләр.
Авылда мәдәни һәм җәмәгать эшләре мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Биредә үз хезмәтләрен яратып, намус белән башкаручы мәдәният хезмәткәрләре эшли. Аларга җитди миссия йөкләнгән — авылдашларына сәнгатьнең асылын тәкъдим итү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итү.

Семинарда катнашкан һәр мәдәният хезмәткәре алга таба эшчәнлектә куллану өчен файдалы бай мәгълүмат алды.
Шулай ук Җиңү көнен үткәрү буенча куелган агымдагы эш мәсьәләләре һәм бурычлар хәл ителде.
фотолар: авыл мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев