Мәдәният хезмәткәрләре Имәнлебашта киңәшләште
Күптән түгел Имәнлебаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды.
Имәнлебаш мәдәният йорты – ул авылның мәдәни тормыш үзәге. Авылда мәдәни һәм җәмәгать эшләре мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Ирле-хатынлы Энҗе һәм Илгиз Әхмәтҗановлар тормышларын мәдәнияткә багышлаган. Аларга җитди миссия йөкләнгән — авылдашларына сәнгатьнең асылын тәкъдим итү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итү.
Кунакларны мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар. "Җәүһәр" халык фольклор ансамбле каен каерысыннан дегет мае ясау фольклор күренешен сәхнәләштереп күрсәтте. Бик бай, күз явын алырлык кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Семинарда катнашучылар бигрәк тә Гөлнур Гәрәеваның кул эшләренә сокландылар.
Рузалия Хәсәнова, Рәүфә Гәрәева, Гөлнара Яббарова, Илгиз Әхмәтҗановлар мастер-класс күрсәттеләр.
Семинарда катнашкан һәр мәдәният хезмәткәре алга таба эшчәнлектә куллану өчен файдалы мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев