Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Лира Ибраһимова: “Әсәрем китап булып басылып чыкмыйча, аны беркемгә дә укытмыйм”

Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият.» клубында чираттагы җылы очрашу үтте. Иҗади кунакханәгә Алабуга шәһәрендә яшәп, иҗат итүче язучы-прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова чакырылган иде. Очрашуда районның иҗатка гашыйк әһелләре, китапханәчеләр зур кызыксыну белән катнашты.Чөнки Лира ханымның хикәяләре, прозасы киң катлам укучылар тарафыннан табадан төшкән коймак кебек көтеп алына.

Лира Кадим кызы Ибраһимова 1967 елда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында туган. Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлеген тәмамлаган.  Хезмәт юлын үзешчән театр коллективы җитәкләүдән башлаган. Чаллы дәүләт татар театрында , балалар мәдәният йортында,  яшьләр  эшләре идарәсендә, район Советында, халыкара мәктәптә хезмәт куйган.
“Минем язучылык буенча иҗат эшчәнлегем шактый соң башланды. Башкортсанда рус телле мәктәптә укыдым, ана теле буларак башкорт теле өйрәтелде, ә татар теле факультатив рәвешендә генә керә иде. Шуңа да миңа татар телендә язып китү җиңелләрдән булмады. Мин башта рус телендә уйлап фикеремне туплый идем, аннан шуны татар теленә тәрҗемә итеп яза идем. Күп китап уку сәбәпле тел байлыгында проблема булмады, ә иң беренче татар телендә укый башлаган китапларым әкиятләр булды. Яза башлавым 27 яшьтә башланды. Ул вакытта Чаллыда яшьләр үзәгендә эшли идем, шунда бер очрашуга Факил Сафинны чакырдык. Аның белән аралашып киткәч, хикәяләр язуымны әйттем. Ул кайда бастырдың, дип сорады. Ә мин үзем өчен генә язам, дип җавап биргәч. Иҗат ул башкалар тарафыннан укылырга тиеш, үзең өчен генә язу юләрлек, диде. 2007 елда кыюлыгымны җыеп үземнең акчага беренче китабымны бастырдым. Ул “Мирас итеп йолдыз калдырам” дип аталды. Ул аз гына данәдә иде. Ә менә 2011 елда Татарстан китап нәшрияте финанс кыенлыклары кичерүгә карамастан өч китап бастыруны йөкләмә итеп алды, шуның берсе минем “Җимчәчәк” исемле хикәяләр җыентыгым иде. Бу хәбәргә нык сөендем  һәм алга таба ул тагын да кинәнеп иҗат итәргә канатлар куйды”, - ди Лира ханым. 
Ә үзенең кумирлары дип Лира Ибраһимова якташлары Мостай Кәрим һәм Әнгам Атнабаевларны атый. Гомумән, ул Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән  үзара дустанә мөнәсәбәттә иҗат итүләрен әйтә. 
Очрашуны алып баручы китәпханәче Лилия Әхмәтҗанованың алга таба иҗат планнарыгыз белән таныштырыгыз әле дигән үтенеченә җавап итеп  ул әнисен искә алды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фольклорчы әнисе турындагы истәлекләрне инде ул туплый башлаган. Алга таба аны бер җыентыкта китап итеп бастырырга исәпли. Шулай ук, туган авылына багышланган басма да аның эш компьютерында туплана башлаган инде.  
Иҗат итү өчен язучы үзе өчен уңайлы булган урынны урман эченә салынган йортлары дип атый. 
“Йорт салу турында уйлашкач та, без ирем белән урман эчендә, матур күл буенда урнашкан урынны сайладык. Табигать кочагына чумып, үз-үзең белән фикерләшеп язу бик рәхәт. Мин язган әсәрләремнең беренче нөхсәсен кемгәдер укытырга теләмим, ирем дә аны бары китап булып басылып чыккач кына укый”, - дип елмая Лира Кадим кызы.  
Бүгенге көндә аның “Мирас итеп йолдыз калдырам”, “Җимчәчәк”, “Сукырлар йорты” китаплары дөнья күргән. Берничә пьесасы да бар. 2009 нчы елда Башкотстанда уздырылган үзешчән театрлар бәйгесендә аның “Хикмәтле хикмәтләре” пьесасы буенча куелган спектакль мактауга ирешә.Моннан тыш аның хикәяләре матбугатта да даими басылып килә. 
Үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина Лира Ибарһимовага иҗат уңышлары теләп, алга таба да Зәй укучылары белән даими элемтәдә булырга, очрашуларда катнашырга чакырды. Кичәне “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре чыгышы бизәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев