«Кыңгырау чәчәк» балалары музыка мәктәбендә кунакта булды
14 майда Зәй балалар музыка мәктәбендә «Кыңгырау чәчәк» бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен концерт булды.
Укытучылар кечкенәләрне уен кораллары, мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды.
Музыка мәктәбендә шөгыльләнүче яшь артистлар флейта, саксофон, виолончель, баян, фортепиано, домра уен коралларында уйнап күрсәттеләр. Үзләренең чыгышлары белән кечкенә кунакларны сөендерделәр.
Балалар тере музыка тыңладылар, үзләре өчен яңа тавышлар һәм хис-кичерешләр алдылар.
Мондый формат нәниләрнең дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмыйча, аларны сәнгатькә мәхәббәт белән тулыландырды.
фотолар музыка мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев