Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кушъелгалылар район театр фестиваленә кушылды

Куш-Елга мәдәният йортында үзешчәннәр Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп, жюри хөкеменә һәм авылдашларына тәкъдим итте.

Агымдагы ел Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Шул уңайдан авыл мәдәният йортлары арасында “Театр призмасы аша батырлык” фестиваль-конкурсы бара.

13 февральдә Куш-Елга мәдәният йортында үзешчәннәр Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп, жюри хөкеменә һәм авылдашларына тәкъдим итте.

Спектакльдә вакыйгалар сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үз эченә алган. Сания кияүгә чыгып, ярты ел гына бәхетле яшәп кала, Кәшифе сугышта хәбәрсез югала. Тол калган хатынга кызын ялгыз үстерергә туры килә. Ул үзенең башыннан узганнарны, тылдагы авырлыкларны, ачлык-ялангычлыкларны бүгенге буынга гыйбрәт булсын өчен сөйли.

Спектакльне карарга автор үзе дә килгән иде. Рәзинә Сәетгәрәева үзешчәннәр уйнавын югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев