Куш-Елгада урам фестивале узды
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар, районда Хәтер һәм дан елына багышланган патриотик китап фестивале үткәрә.
3 июньдә Куш-Елга мәдәният йортында фестиваль кысаларында “Сугыш еллары эзе” дип исемләнгән урам фестивале узды.
Фестиваль Куш-Елга, Дүрт-Мунча, Кадер, Әхмәт авылы китапханәчеләре көче белән оештырылды.
Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасыннан өзек күрсәтелде. Сугыш турында шигырьләр марафоны һәм "Кич утыру" күренеше әзерләнгән иде. Түгәрәк өстәл артында һәр китапханәдән үз шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Фестивальнең һәрбер таләбенә туры китереп фотозоналар, күргәзмәләр, инсталяция, бабайларга оныклардан уенчыклар, Куш-Елга авылының алтын куллы остасы Данил Әхәтовның шәхси күргәзмәсе оештырылды.
фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев