Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Куш-Елгада театр фестивале: татар хатын-кызларының тылда күрсәткән хезмәт батырлыгы

Куш-Елга авылы үзешчәннәре Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасын сәхнәләштерде.

"Миңлекамал" драмасында Бөек Ватан сугышы чорында колхозда хезмәт куючылар тормышы гәүдәләндерелә һәм әсәр татар хатын-кызларының, алар аша бөтен ил халкының тылда күрсәткән хезмәт батырлыгын, тормышчан төгәл детальләр аша күрсәтүе белән кыйммәтле.

“Спектакльне сәхнәләштергән һәм сәхнәгә куюда күп өлеш керткән, шулай ук Миңлекамалның өлкән чагын гәүдәләндергән, Маһинурның каенанасы Нәфига ролендә уйнаган Ралия апа Әхмәдуллинага, Миңлекамал ролен башкарган сәнгать җитәкчебез Гүзәл Мөхәммәтҗановага, райком секретаре Гыйльманов ролен башкарып, спектакльне җырлары белән бизәгән Данил Әхәтовка, бригадир Маһинур ролен җиренә җиткереп башкарган Ландыш Җиһаншинага, тунеядец Мәймүнә ролендә булган шәфкать туташыбыз Гүзәлия Гәрәевага, Әхмәдулла карт ролен оста итеп башкарган Гомәр абый Мухамовка, лаборант кыз һәм колхозчы Нәкыя рольләрен бик тә матур итеп уйнаган Розалия Әхәтовага, эпизодларда катнашкан клуб хезмәткәребез Зөлфия Имаметдиновага, Римма Хөсәеновага, Әхмәтвәли Юнысовка, авылыбызның киләчәге булган, актив катнашып йөрүче укучы балаларыбыз Айнур, Ислам, Таһир, Илфатка чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди авыл клубы мөдире Флүсә Габделхакова.

Рольләрне оста итеп бүлү, музыкаль бизәлеш, декорация, костюмнар — һәрберсе уйланылган, җиренә җиткерелгән. Уйландыра, тетрәндерә торган тамаша. Жюри әгъзалары спектакльне югары бәяләп, анда катнашкан һәркемгә югары бәя бирде. 
 

Фотолар авыл клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев