Куш-Елга үзешчәннәре хәйрия спектакле куя
Билетлар сатудан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен җибәрелә.
Куш-Елга авылы үзешчәннәре "Әбиләргә ни җитми?" спектакле белән күрше авылларга чыга. Шулай ук кушъелгалылар тамашачыларга концерт программасы да тәкъдим итә.
Әбиләр дип әйтеп булмый
Хәзерге әби халкын.
Керфек-кашлар үстерелгән,
Кызларга бераз тартым
Әбиләр, әбиләр
Картаюны белмиләр.
Әбиләр, әбиләр
Современный әбиләр.
Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты, мәрхүм Резеда Шәрәфиеваның җырын тыңлагач, ниндидер, хәзерге язучылар теле белән әйткәнчә, “илһам” килде. Чыннан да, бүгенге көндә матур, ачлыкны-ялангачлыкны белми яшибез, ләкин кайчакта уфтанып, юктан да кимчелекләр эзли башлыйбыз.
Үземә беренче сорау куеп, язарга булдым: “Ә кемнәр кемне уйнар?” Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Флүсә Габделхакова бүгенге көндә бик уңышлы эш алып бара. 1 октябрьдән мәдәният йортында 11 түгәрәк эшли, шуларның берсе - “Театр алга илтә”. Бу түгәрәкне үзем җитәклим. Әкренләп пьеса – “Әбиләргә ни җитми“ спектакле «туып», сәхнәләштерелде. Комедия буларак килеп чыкты ул, чөнки бүгенге авыр чорда халыкка бераз күңелен җиңеләйтеп, көлеп тә алырга кирәк, дип уйлыйм. Төп тема итеп әбиләрнең шифаханәдә дәваланып, ял итүләре алынды, андагы төрле маҗаралар ачыкланды.
”Театр алга илтә” түгәрәге әгъзалары Гүзәл Мөхәммәтҗанова, Розалия Әхәтова, Гасимә Мингалимова, Римма Хөсәенова, Флүсә Габделхакова һәм Ралия Әхмәдуллина үз рольләрен оста итеп башкардылар. Арабызда бердәнбер ир-ат Данил Әхәтовның ролен, җырларын халык бик яратып кабул итә.
Спектакль хәйриячелек максатыннан уздырыла. Билетлар сатудан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен җибәрелә.
Инде Куш-Елга, Шыкмай, Югары Пәнәче, Бура-Киртә халкын ял иттердек. Иҗади дусларыма, тамашачыма мең рәхмәтлемен.
Ралия Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев