Куш-Елга мәдәният йортында Габдулла Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады
Куш-Елга мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләр дөньясы» иҗат бәйгесе узды.
Бөек әдипнең тормышы, иҗатына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды, авыл активисты Данил Әхәтовның Тукайның сихри, серле әкиятләренә багышлап ясалган кул эшләре урын алды. Кичә төрле номинацияләрдә оештырылды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай - гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган шәхес. Язучы иҗатының еллар узган саен әһәмияте арта, аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый. Габдулла Тукай -халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары моң булып яңгырый. Язучы халык җырларына зур әһәмият бирә. "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер", - дип яза.

Халык җырлары, моңнары да - гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас.
Кичә "Үз Тукаем белән без" дип аталды һәм Габдулла Тукай иҗаты, җырлар белән үрелеп барды.
“Сәхнәбездә Тукай әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерелде. Тамашачыны җәлеп итеп, әкият геройлары белән уйнаучы чын Тукай образында Шыкмай мәдәният йорты җитәкчесе Гасимә Миргалимова иде. Су анасы образын тудырган Ландыш Җиһаншинага, "Кәҗә белән сарык" әкиятендәге Вәсилә апа Гыйльфанова, Римма Хөсәеновага чын күңелемнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Тукайның балачагына кайтып Апушны башыннан сыйпап рәхмәт әйтүе тамашачыны дулкынландырды”, - ди Куш-Елга китапханәчесе Розалия Әхәтова.
Белгәнебезчә, бөек Тукайның әсәрләре күп телләрдә тәрҗемә ителгән. Сәхнәдә шагыйрьнең төрле телләрдә шигырьләре яңгырады. Римма Хөсәенова "Милли моңнар" шигырен сәнгатьле укып тамашачыларның күңелен яулады, V сыйныф укучысы Таһир Йосыпов "Туган авыл", мәдәният йорты җитәкчесе Флүсә Габделхакова рус телендә "Шүрәле" әкиятеннән өзек укыды.

“Тугандаш республикабыз, Урал таулы, Агыйделле, башкорт баллы Башкортстаннан күчеп, авылыбызда яшәгән Равил Атнанулов "Шүрәле" әкиятен башкорт телендә укыды, аны тамашачы алкышларга күмде. "Бала белән күбәләк" шигырен Данил Әхәтов оныгы Айсылу белән җыр һәм бию аша күрсәттеләр, халык җырларыннан күмәк "Ай, былбылым"ны җырладык.

Кичәбез сценарий язып сәхнәләштергән авылыбыз активисты Ралия Әхмәдуллина шигыреннән флешмоб һәм "Туган тел" җырын тамашачылар белән бергә җырлау белән тәмамланды. Кичәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, - ди Розалия Әхәтова.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев