Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Күңеле хыялга, хискә бай

Үзәк китапханәдә шагыйрә, язучы Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу узды.

Китапханәгә шагыйрәнең тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан танышырга китап, шигърият сөюче зәйлеләр җыелды.

Рәзинә Сәетгәрәеваның әнисе –Югары Пәнәче авылы кызы. Шуңа күрә аның күңеленә Зәй яклары бик якын.

— Мин сезгә яратып якташларым, дип эндәшәм. Сезнең белән очрашуга ашкынып, сөенеп килдем, — диде Рәзинә апа.

Ул гомер буе Тукай районы Биклән авылында яши. Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз укытучы булу хыялы белән Казан педагогика инс-титутына документларын тапшыра. Тик гаделсезлек аркасында аның укытучы булам дигән яшьлек хыяллары челпәрәмә килә. Бөгелмәдә бухгалтерлык белгечлеге алып чыга.

— 1986 елдан каләм тибрәтәм. Беренче шигырьләрем район газетасында бер басма бит булып басылып чыктылар, — ди язучы иҗат юлының башлангычы турында.

Аның иҗатында туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә булган ихтирам чагыла. Шигырьләре бер китаплык булып җыелгач, «Моң чишмәсе» дип аталган тәүге китабы 2007 елда нәшер ителә.

Ул «Якты юл» район газетасында хатлар бүлеге мөдире, хәбәрче булып эшләп тә ала, үз укучыларын таба.

— Бу чор — минем күңелдә иң матур, иң күңелле хезмәт еллары. Килгән хатларны укып, укучыларым белән дуслык күперләре төзеп, матур-матур котлаулар, теләкләр язып вакытның үткәнен сизми дә кала идем, — дип искә ала ул газетада эшләгән елларын.

Күп кенә шигырьләренә көйне дә үзе яза Рәзинә апа. Танылган композиторлар белән иҗатташ дуслыкта тора. Аның берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, моңлы җырлары радио аша һәрдаим яңгырап тора. Аларны татар эстрадасының танылган йолдызлары Винера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Әлфинә Әзһәмова, Илнар Сәйфиев, Ринас Әхмәтов, Данир Сабиров үз репертуарларына алган.

— Күренекле, мәшһүр артистыбыз Винера Ганиева махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган җыр кирәк, сүзләрен язып бир әле, дип мөрәҗәгать итте. Мин аңа шул ук көнне сүзләрен язып җибәрдем. Винера Әхәтовна булган бу, бернинди өстәү, төзәтмә дә кирәк түгел, дип бик ошатты, — дип сөйли Рәзинә апа.

«Җиңү килә» җыры — патриотик рухтагы җыр. Хәзер бөтен кеше дә шушы җиңү көнен, якыннарын кочар көннәрен көтәләр. Ул — бүгенге көндә бик актуаль, көч бирә торган җыр.

«Минемчә, бу җыр бик көчле булып килеп чыкты», — ди автор.

Кичәдә катнашучылар музыкаль белемегез булмаса да, шигырьләрегезгә көйне ничек язасыз, дип кызыксындылар.

— Җыр үзеннән үзе килеп чыга ул. Аның үзенең русча әйтсәк, «родной» көе була. Башка көйгә салып булмый аны. Менә шул көй шул сүзләрне көчәйтергә, тирәнәйтергә тиеш, –дип җырлар язуын аңлатты Рәзинә апа.

Ул үзен прозада да, драматургиядә дә сынап карый. Аның күп кенә әсәрләрен районыбыз үзешчән артистлары да сәхнәләштерә. Ә әсәрләре тетрәндергеч, реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган.

Рәзинә Сәетгәрәеваның үз тамашачылары, үз укучылары бар. Тормыш дәверендә очраган гаделсезлек, кимчелек, авырлыкларга багышланган шигырьләре дә үз урынында.

Тагын бер иң зур, күләмле эше — милләтебезнең йөзек кашы, бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган истәлекләр китабы. Ул бу китапта ике редакторның берсе булып бара.

Кичә җыр-биюләр белән баетылды. Ә аны ихлас, күңелләргә үтеп керерлек итеп китапханәче Лилия Әхмәтҗанова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев