Китапханәдә – үзенчәлекле күргәзмә
Үзәк китапханәдә Чаллының хатын-кыз рәссамнарыннан торган “Ак калфаклы рәссамнар” иҗат берләшмәсенең “Милли йөзебез, аяз күгебез” күргәзмәсе эшли.
Күргәзмәдә рәсем, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать тәкъдим ителә. Һәр эш авторларның гаиләгә мөнәсәбәтен, гореф-гадәтләрне һәм буыннар бәйләнешен чагылдыра. Төсләрнең байлыгы, бизәкләрнең нәфислеге һәм сәнгати күзаллауның нечкәлеге күңелләрне кузгата. Экспо-зиция татар милли сәнгатенең югары дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, аны популярлаштыруда һәм саклауда мөһим адым да булып тора.
Барлык рәссамнар да – үз почерклары, күзаллаулары һәм билгеле бер юнәлешләре булган иҗади шәхесләр. Аларның иҗаты белән төркем җитәкчесе Рауза Иванова-Латыйпова якыннан-рак таныштырды.
Күргәзмә үзәк китапханәдә әле эшли, биредә теләгән һәркемгә татар мәдәниятенең матур-лыгына һәм күпкырлылыгына кагылырга мөмкинлек бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев