Китапханәдә – бәйрәм чарасы
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Өмет» клуб берләшмәсе һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен «Ә бездә Яңа ел! Чыршы сезне кунакка чакыра!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Яңа ел – балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә иң көтелгән һәм якты бәйрәме. Җыелучыларны кышкы һәм Яңа ел тематикасына бәйле төрле конкурслар, разминкалар, шулай ук күңелле уеннар һәм викториналар көтте. Очрашу дәвамында катнашучылар әкият персонажларына әверелеп тормыштагы барлык проблемаларны онытып уйнап күңел ачтылар, ярыштылар, җырладылар һәм биеделәр. Моннан тыш, программада йортны бизәү буенча киңәшләр дә каралган иде, бу бәйрәм атмосферасын булдырырга ярдәм итәчәк. Бәйрәм Яңа ел табыны артында чәй эчү белән тәмамланды.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев