Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Киң кырлы иҗат остасы зәйлеләр белән аралашты

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә үткән әдәби-музыкаль кичә, актив китап укучылар күңелендә озак сакланыр.

“Йөрәгеңә уздыр” (“К сердцу подпусти”) дип аталган кичәнең кунагы –  танылган шагыйрь, автор-башкаручы, әдәбият белгече, 20дән артык китап авторы, филология фәннәре докторы, туган якны өйрәнүче, Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рамил Сарчин булды.

Шагыйрь үзенең балачагы һәм яшьлеге, иҗаты, әдәбият киңлегендәге  дуслары, фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең фаҗигале язмышы турында сөйләде. Рамил Шәүкәт улы шулай ук үзенең тормыш турындагы фикерләре, дөньяга карашы һәм тормыш принциплары белән уртаклашты, туган җиргә, анага мәхәббәтнең мөһимлеге турында сөйләде, һәркем өчен әһәмиятле булган кешелек кыйммәтләренә тукталды һәм һәр  шатлыклы мизгелнең кадерен белергә өндәде.

Шагыйрь үзенең шигырьләренең эчкерсезлеге һәм тирәнлеге белән тыңлаучыларны сокландырды. Сарчинның шигырьләре кыска, оригиналь, гаҗәеп гади, шул ук вакытта күләмле һәм күп мәгънәле. Аннары үзенең музыка белән мавыгуы турында сөйләде һәм үз җырларын башкарды.

Рамил Шәүкәт улының киң кырлы эшчәнлек алып баруына исең китәрлек. Ул Халык энциклопедиясе академиясенең генераль директоры, «Минем Ватаным» халыкара инновацион проектының фәнни җитәкчесе буларак, Россиянең төрле почмакларыннан килгән авторларга үзләренең фәнни һәм иҗади эшләрен бастырырга ярдәм итә. Әлеге юнәлеш турында да ул кичәдә кинәнеп сөйләде. Катнашучыларның сорауларын игътибар белән тыңлап, җавап бирде. 

Очрашу тере аралашу форматында бик җанлы барды. Җылы кичә барлык катнашучыларга да яхшы кәеф,  илһам бүләк итте, матур тәэсирләр калдырды.

фотолар китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев