Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Карман үзешчәннәре «41нең арбалы хатыннары» спектаклен куйды

Карман авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасын сәхнәләштерде.

Пьесада Бөек Ватан сугышы башлану белән ирләре фронтка киткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннары турында сүз бара. ...Ирләренең әле сугышка чыгып китмәгәнлекләрен, Раевка станциясендә ач ятуларын ишеткән алты хатын ирләре янына ризыклар алып, күрешеп кайтырга дип чыгып китәләр. 62 чакрым юл да, төрмә белән куркытулар да алар өчен киртә була алмый. Барып җитә алырлармы икән? Йөкләре дә бик күп? Арбаларында бала, аягы зәгыйфь хатын да бар? Күңелләрендә әзерләгән сүзләрен ирләренә әйтә алырлармы? Спектакльне караганда әлеге уйлар күпләргә тынгы бирмәгәндер...

«Бу спектакль бүгенге көндә бик тә актуаль. Бүгенге көндә дә, моннан 79 ел элек кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез. Карманда да бу уңайдан зур эш алып барыла: маскировка челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, гуманитар ярдәм җыябыз. Спектакль уйландыра да, тетрәндерә дә. Сәхнәдә үзешчәннәр бик оста уйнадылар. Рәхмәт аларга шәхси вакытлары белән исәпләшмичә репетицияләргә йөргән өчен. Бердәм булганда гына без көчле», — ди Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев