Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак

Кәрәкәстә авыл көне 2 августта “Түгелмәсен әниләрнең күз яше” шигаре астында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылачак.

Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра. Быелгы бәйрәм 2 августта кичке сәгать 5тә узачак. Ул “Түгелмәсен әниләрнең күз яше” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлана. Бәйрәм барышында хәрби егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акча да җыелачак.

Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Бәйрәмдә җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Сәрия Нәбиуллина, Рөстәм Асадуллин, Айдар Рәкыйпов, Артур Салихов, Фәрит Мохтәров, Габидулла Хөрмәтуллин, Равил Галиев, Илсур Нәбиуллин  чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев