Кәрәкәс үзешчәннәре сәхнә тотты
Мәдәният һәм сәнгать

Кәрәкәс үзешчәннәре сәхнә тотты

Кәрәкәс авылы клубында Шәриф Хөсәеновның «20 ел үткәч» драмасы күрсәтелде.

Аны район театр фестиваль-конкурсы кысаларында авыл үзешчәннәре сәхнәләштерде.

Драма сугыштан соңгы елларны чагылдыра. Ялгыз ана өметләнеп һаман да үзенең сугышта югалган улын көтә. Спектакль аналарның мәхәббәтенең гомерлек булуын, ана — бала темасын үз эченә ала.

Спектакльдә рольләрне Мөнзилә Гыйниятуллина, Гаяз Гыйләҗиев, Флүзә Шәяхмәтова, Гөлнара Шәнгәрәева, Сания Мөхәммәтшина башкарды. 

Шунысын да әйтик, спектакльдә уйнаучылардан Мөнзилә апага – 76, Гаяз абыйга – 77, Флүзә апага – 71, Сания апага 73 яшь. Алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, бер көн калмый репетицияләргә йөргәннәр.  Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар.

-Бу юлы да авылыбыз данын яклап, район фестивалендә катнаштык. Безнең авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Шуңа күрә өлкәннәр белән эшләргә туры килә. Гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашларыма рәхмәтемне белдерәбез, — ди клуб мөдире Рәмзия Зыязова.

Фотолар авыл клубыннан.


Нет комментариев