Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Кадер үзешчәннәре сәхнә тотты

Кадер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре район фестивале кысаларында Рәзинә Сәетгәрәеваның «Урман кисү» пьесасын сәхнәләштерде.

Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы чорын чагылдыра. Бер төркем авыл хатыннарын урман кисәргә җибәрәләр, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә.

Артистларның беренче уеныннан ук тамашачыларны әсәр йотып алды. Күзләр яшьләнде, тамакка төер утырды. Сугыш чоры, ачлык-ялангачлык… Ә шулай да кул кушырып, елап, төшенкелеккә бирелеп утырмаган халык, ничек тә яшәргә тырышкан! Нәкъ элекке тормыштагы кебек яшәп, эшләп күрсәттеләр Кадернең “тыл батырлары“! 

Тәрбияви әсәрне тамашачы бер тында, сулыш та алмыйча карады. Кадер артистлары тамашачыларны менә шулай сәхнә осталыклары белән шаккатырды.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев