Кабат очрашулар көтеп
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Зәй төбәгендә экспедициядә булды.
Тарих эзеннән
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты – татарларның телен, әдәбиятын, халык авыз иҗатын, музыкаль һәм тасвири сәнгатен югары фәнни дәрәҗәдә өйрәнә торган гыйльми-тикшеренү үзәге.
Институт галимнәре 85 елдан артык Татарстан районнарына һәм татарлар яшәгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештырып килә. Зәй районының татарлар яши торган авылларында рухи хәзинәләрне барлау, туплау 1954 елда гамәлгә ашырылган була. Танылган фольклорчы, галим Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырылган фольклор экспедициясе вакытында җыелган бай метериаллар җентекләп өйрәнелеп, документлаштырылып, алга таба фундаменталь фәнни хезмәтләрдә басылып чыкты. Бүгенге көндә әлеге уникаль материаллар язма мирас үзәге – «Мирасханә»дә кадерләп саклана һәм хәзерге тикшеренүчеләр өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.
Зәйдә фәнни-тикшеренү эшләре
Институтның экспедицияләр планы нигезендә Зәй районына фәнни-тикшеренү эшләрен ике ел дәвамында алып бару каралды. Филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина җитәкчелегендәге экспедиция 22-30 сентябрьдә Зәй районының татар авылларында - Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Түбән Биш, Әхмәт, Карман, Югары Мәлем, Сармашбаш, Бигеш, Дүрт-Мунча, Югары Пәнәче, Бура-Киртә, Куш-Елга һәм Сәвәләйдә булды. Соңгы елларда экспедиция комплекслы рәвештә үтә. Аның эшчәнлегендә төрле өлкә галимнәре катнаша. Алда санап үткән авылларда фольклорчы галимнәребез, филология фәннәре докторлары Ләйлә Дәүләтшина һәм Лилия Мөхәммәтҗанова җирле халыктан кызыклы бәетләр, мәкаль-әйтемнәр, мифологик хикәяләр, йола һәм уен фольклоры язып алдылар. Диалектолог, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова халыкның тел үзенчәлекләрен өйрәнде, татар һәм керәшен сөйләменең матур үрнәкләрен язып алды. Сәнгать белгече Айгөл Җәләлиева халык гамәли сәнгате һәм этнографиясе үрнәкләрен барлап, фотофиксация ясады. Милли җырлар һәм музыка коралларын, көйле җырлар һәм мөнәҗәтләрне музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова теркәде. Экспедиция барышында шушы төбәкнең бай тарихына кагылышлы кулъязма һәм басма китаплар белән археограф Айгөл Хәсәнова танышты. Эпиграфик һәйкәлләрне барлау белән Венер Усманов шөгыльләнде.
Һәр авылда безне кунакчыл каршы алдылар. Авыл халкы бик теләп үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты, тикшеренүчеләргә һәрьяклап ярдәм итте. Район халкының мәдәни традицияләрне һәм туган телне саклавы сөендерә. Безгә бигрәк тә авыл зыялылары ярдәм кулы сузды: укытучылар, клуб мөдирләре, китапханәчеләр – аларга аерым рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
Һәвәскәр тарихчылар
Соңгы елларда авыл, җирлек тарихларын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады. Шул исәптән Зәй районының да күп кенә авылларының үз һәвәскәр тарихчысы, төбәкчесе барлыкка килде. Галимнәргә шушы төбәкнең милли-мәдәни мирасын, тарихын барлаганда әлеге төр чыганакларның әһәмияте бәһасез. Алар арасында Тәслимә Солтанова һәм Миләүшә Хәйруллина (Югары Мәлем), Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаева һәм Мәсләх Кашапов (Сармашбаш), Сания Карюкова (Бура-Киртә), Раиф Шәймәрданов (Әхмәт), Анастасия Шәймәрданова (Дүрт-Мунча авылы), Дамирә Шәрифуллина һәм Кашшаф Хәмитов (Югары Пәнәче), Лидия Голубева (Түбән Биш), Фаяз Хуҗин (Бигеш) һ. б. тарафыннан аерым авылларның тарихы өйрәнелеп, китаплар булып басылып чыккан. Бүгенге көндә Дамирә Шәрифуллина (Югары Пәнәче) һәм Миләүшә Хәйруллина (Югары Мәлем) үз авылларының тарихын язу һәм аерым китап итеп бастырып чыгару белән шөгыльләнә. Шулай да кайбер авыл тарихлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, әлеге экспедиция кысаларында, без, үз чиратыбызда, авылның үткәне, бүгенгесе турында бай фактик материал тупларга тырышабыз.

Төбәк тарихларын өйрәнүдә музейларның да роле бик зур. Этнографик материал җыюга һәм авыл җирлекләрендә музей туп-ланмаларын формалаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән Дамирә Шәрифуллина (Югары Пәнәче), Тәслимә Солтанова (Югары Мәлем), Александр Харитонов, Алексей һәм Роза Герасимовлар (Сарсаз-Баграж), Хәмис Нигъмәтуллин (Бура-Киртә) һ.б. турында аерым билгеләп үтәсе килә. Авыл тарихы – ул милләтебез тарихы. Шуңа да авылда эшләп килүче музейлар, зиратта сакланучы кабер ташлары, әби-бабайлардан сакланып калган кулъязма мирас – болар барысы да мирас итеп калдырылган зур байлык. Аны саклау һәм киләчәк буынга җиткерү – безнең төп максатыбыз.
Кызыклы мирас
Гасырлар дәвамында тупланган гыйльми, дини, әдәби әсәрләр, документларның бер өлеше хәзергә кадәр аерым гаиләләрдә саклана. Аларны эзләп табу, саклап калу һәм фәнни хәрәкәткә кертеп җибәрү барыбызның да уртак бурычы. Бу сәфәребездә дә гарәби язулы басма һәм кулъязма китаплар, кызыклы язмалар, документлар табылды. Кулъязмалар арасында милли рухлы, гыйлем алуга өндәгән шигырьләр, ислам дине кануннарына караган язмалар, хатлар, халык авыз иҗаты әсәрләре (бәетләр, мөнәҗәтләр) бар. Тупланган ядкарьләрнең гомуми хронологиясе XIX гасырдан башлап XX гасырның 60нчы елларына кадәр араны колачлый.
Кулъязмаларга килгәндә, хәзерге көндә тулы, ягъни башы, ахыры сакланган материаллар бик сирәк очрый. Әлбәттә, бу, үз чиратында, алга таба тасвирлау өчен кыенлыклар тудыра. Эчтәлегенә карап, иң беренче чиратта авторларын ачыкларга тырышабыз. Табылган кулъязма материаллар бу җирлектә яшәүче халыкның бай рухи тормыш белән яшәвен күрсәтә, кулъязма китап традициясенең бик борынгыдан килүенә дәлил булып тора. Зәй районында да берничә шундый кулъязма китап табылды. Югары Шепкә авылында яшәүче Рәис Мөхәммәтҗанов, Сармашбаштан Кифая Галләмова, Бура-Киртәдән Хәмис Нигъмәтуллин, Карман авылыннан Альбира һәм Хәниф Шәрәфиевлар һәм Куш-Елгадан Сөләйман Гарипов ТӘһСИнең Язма мирас үзәгенә кулъязма китаплар тапшырдылар. Алар арасында гарәпчә язылган гарәп грамматикасына кагылышлы 2 китап, медицинага караган авыру-хасталар турындагы китап һәм гарәп шрифтында татарча язылан бәет һәм мөнәҗәтләр язылган кулъязма китаплар бар. Архивка бирелгән һәрбер документ тасвирлана, билгеле бер фондка беркетелеп, номерлар сугыла. Документларның кемнән алынуы да теркәлеп бара. Алга таба бу материаллар өйрәнелеп, фәнни әйләнешкә кертеләчәк, җыентыкларда басылып чыгачак.

Халык сәнгате
Экспедиция барышында халык сәнгатенә дә аерым игътибар бирелде. Галимнәребез дини текстлар төшерелгән тамбур белән чигүнең уникаль үрнәкләрен, татар һәм керәшен костюмының традицион элементларын һәм кызык-лы шамаилләрне теркәделәр. Аеруча авыл һәм мәктәп музейларында сандыкларда сакланып калган, элек өй-йорт бизәлешендә кулланылган чигелгән сөлге, тукылган келәмнәр, челтәрләп бәйләнгән пәрдәләрне күреп сокландылар. Затлы һәм зәвыклы әлеге кул эшләнмәләре биредә яшәүчеләрнең осталыгын да, нинди һөнәр ияләре булуларын, көнитешләрен дә күрсәтеп тора. Галимнәребез билгеләп үткәнчә, тукучылыкның матур үрнәкләре, сәнгати үзенчәлекләре күрше районнардагы үрнәкләр белән шактый охшашлык күрсәтте, бу исә бердәм төбәк традициясен күрсәтүче факт булып тора.
Экспедиция барышында халык осталары турында кыйммәтле мәгълүматлар җыелды, бу тәҗрибә, бу белем яшьләргә дә җиткерелсен иде, дигән теләктә калабыз.
Шулай итеп, үткәрелгән экспедиция Зәй районының милли-мәдәни мирасы турында уникаль материал туплау гына түгел, ә традицион мәдәниятнең бүгенге көнгә кадәр сакланып калган яңа якларын да ачыкларга мөмкинлек бирде.
Зәй районында яшәүче татар халкы тарихилыкны саклап, үткәне белән кызыксынып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү өчен бөтен көчен куеп яши. Сәфәребез барлык белгечләр өчен дә уңышлы һәм файдалы булды. Алга таба тупланган материаллар җентекләп өйрәнелеп, аерым басмаларда, матбугат битләрендә мәкаләләр рәвешендә дөнья күрәчәк, ике ел эчендә җыелган материаллар нигезендә «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә Зәй районына багышланган аерым китап та дөнья күрәчәк. Безне каршы алучыларның, оештыручыларның, авыл халкының җылы мөнәсәбәтен тоеп, ярдәмнәрен күреп эшләү дә сәфәрнең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттырды. Экспедициянең уңышына үз өлешен керткән һәркемгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да мирасыбызны бергәләп саклау эше өзелмәс, дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.
Айгөл Хәсәнова,
Айгөл Җәләлиева,
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев