Югарышепкәлеләр «Театр призмасы аша батырлык» район фестиваленә кушылды
Югары Шепкә үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык” район фестивале кысаларында Мәйсәрә Гомәрованың «Вөҗдан газабы» спектаклен сәхнәләштерде.
“Вөҗдан газабы” спектаклендә кешенең барлык мөһим сыйфатлары - намуслылык, игелек, үзара ярдәмләшү, ихласлык чагыла. Һәм болар барысы да бер геройның йөрәгендә. Спектакльнең төп герое - Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир абый. Аның васыяте шул: “Кеше булыгыз, куркак җан булудан сакланыгыз. Кеше куркак булса теләсә нинди түбәнлеккә бара, атасын да, анасын да, Ватанын да сата. Нигезегезне ташламагыз, нигезне ташлаган ир, ир түгел”, – ди ул.
Спектакльдә рольләрне Линар Шәрәфиев (Сабир), Гөлсинә Гыйлаева (Нәсимә), Язилә Гыйләҗетдинова (Әминә), Рамилә Зыятдинова (Мәдинә), Айгөл Габдрахманова (Гүзәл), Гөлшат Бариева (Дилбәр), Гөлнара Нуретдинова (Рауза) башкарды.
- "Вөҗдан газабы" әсәрен сәхнәгә куюда катнашкан үзешчән артистларыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз, талант һәм иҗади энергиягез бу спектакльне искиткеч итеп тормышка ашырды. Сезнең рольләрегез тамашачылар күңелендә олы хисләр уятты һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев