Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югарыпәнәчелеләр театр фестиваленә кушылды

Югары Пәнәче авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район фестиваль-конкурсы кысаларында Фатих Хөснинең «Кабак» хикәясен сәхнәләштерде.

«Кабак» хикәясен мәдәният хезмәткәрләре яңача вариантта тәкъдим ите.

-Солдаттан хат, гуманитар ярдәм, мәдәният йортында үтүче кичәләр турында өзекләр спектакльнең эчтәлеген тагын да тирәнрәк итте. Төрле яшьтәге артистларыбыз үз рольләрен оста итеп ачып бирә алды, — ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Маһи ролен — Гөлшат Михайлова, Малиһәне — Минзәлия Әхтәмҗанова, Нисаны — Мәрьям Гарифуллина, күрше әбисен — Рәмзия Исмәгыйлева, Маһи кызын — Гөлия Шакирова, Маһи оныгын — Кәрим Шакиров, Гөлия классташын — Эльмира Шакирова, Солдатны — Азат Исмәгыйлев, Малиһәнең яшь вакытын Ильвина Шәрифуллина башкарды. Тамашачылар спектакльне бик яратып кабул иттеләр.

«Сәхнә бизәүдә дә авылдашларыбыз зур ярдәм итте. Кабакларны — Илүсә апа Кәримова, Зәйтүнә апа Хөсәенова, Минзәлия Әхтәмҗанова, койманы — Илдус абый Хөсәенов, авыл өе банерын рамка ясап элеп куючы Ришат Шакиров булды. Авыл өе күренешен чагылдырган банер тамашаны карарга килгән һәркем ошатты. Чын безнеңчә, авылча, нурлы өй булган бу, диделәр. Әлеге тамашада катнашкан һәр артистка рәхмәтлебез», — ди Илһамия Рәисовна.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев