Югарыпәнәчелеләр район театр фестиваленә кушылды
Зәй район авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале бара.
Фестиваль якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлана.
Югары Пәнәче үзешчәннәре жюри хөкеменә һәм авылдашларны Рәзинә Сәетгәрәеваның "Шайтан таягы яки сөям ферма кызларын" комедиясен тәкъдим итте.
Комедиядә Гөлшат Михайлова, Минзәлия Әхтәмҗанова, Әлфия Галиуллина, Гөлия Шакирова, Гөлгенә Гәрәева, Илфат Галимов үз рольләрен искиткеч югары дәрәҗәдә башкарды.
Комедияне тамашачы бер тында, сулыш та алмыйча карады. Югары Пәнәче артистлары тамашачыларны менә шулай сәхнә осталыклары белән шаккатырды.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев