Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югарыпәнәчелеләр Яңа ел дискотекасы оештырды

Югары Пәнәче мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Яңа ел дискотекасы оештырылды.

 

Югары Пәнәче мәдәният йортында Яна ел бәйрәмнәре уңаеннан Яңа ел дискотекасы оештырылды. 
"Авылдашыбыз Алексей Михайлов һәм аның тормыш иптәше Миләүшә барчабызны заманча, ретро бию көйләре белән шатландырды. Бәйрәмебезне бизәп, Кыш бабай һәм Кар кызы да кунакка килде. Яше, өлкәне рәхәтләнеп  биеде, яшьлеген искә төшерде", - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина. 
Яшьләр янында яңа энергия, яңа атмосфера. Яшьләр янында өлкәннәр дә яшәрде. 
"Авылдашлар һәм килгән кунаклар исеменнән Алексей һәм Миләүшәгә  бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шушындый матур чараларда  тагын очрашулар көтеп калабыз. 
Яңа еллар белән!" - Илһамия Рәисовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев