Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Пәнәчедә Нәүрүз коймаклары белән сыйладылар

Югары Пәнәче мәдәният йортында “Нәүрүз коймаклары” дип аталган кичә оештырылды.

Нәүрүз ул яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Нәкъ менә 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән вакытта, табигать уяна һәм чын яз башлана. Озын һәм салкын кыштан соң барыбыз да кояш җылысын сагынып көттек.

Югары Пәнәче авылында бу бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  авылдашлары өчен матур бәйрәм оештырды. Аңа уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне, авылның өлкән апаларын чакырдылар. 

“Тәмле ризыклы чәй өстәле артында язгы сынамышлар, чәчәк утырту серләре, төрле рецептлар  белән таныштык. Кунак апаларыбызны кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйладык”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фотолар мәдәният йортыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев