Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Пәнәче урамнары гармун моңнарына күмелде

Югары Пәнәче мәдәният йортында «Гармунлы кич» дип исемләнгән чара оештырылды.

Кичәдә татар халык җырлары да, ретро җырлар да яңгырады. Тамашачылар өчен җырлы биремнәр, уеннар да әзерләнгән иде.


-«Туган ягым гөлләр иле» җырын гөлләр тотып Роза апа Гобәйдуллина, «Челтәр элдем читәнгә» җырын челтәр тотып Хәмденур апа Вәлиәхмәтова белән Мәрзия апа, «Җаныем-бәгърем» җырын көрәкләр тотып Минзәлия Әхмәтҗанова белән Гөлшат Михайлова, «Эх, алмагачлары» җырын алмагач янына басып Роза апа, «Каз канаты» җырын каз канатлары тотып Зәйтүнә, Минзәлия, Гөлшат, Хәмденур, Назирә, Роза, Әлфия апалар, кулъяулык турында «Мәдинәм — гөлкәем» җырын Рәмзия апа Исмәгыйлева, көянтә чиләкләр белән «Фазыл чишмәсен» Минзәлия Әхтәмҗанова һәм Гөлшат Михайлова, яулыклар турында «Тары җире, киндер җире» җырын Нурия апа Шакирова, Гөлфирә апа Гайнетдинова, Мәрзия, Зәйтүнә, Назирә, Роза апалар, утын өеме, чыбык-чабыклар күтәреп, «Кәтүк түти» җырын Әлфинур Шакирова кызыклы да, күңелләргә барып та җитәрлек итеп башкардылар. Гармунчы Нургали абый Әхмәтҗанов һәр җырны матур көйләре белән бизәде, — ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.


Гармунчы Нургали абый да оештырган чарабызга югары бәя биреп, мондый бердәм, матур җырлаучы, дус коллективлар бик сирәк, районга баргач та, бу чара турында үрнәк итеп сөйләрмен, диде.
Нургали абый 41 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, хәзерге вакытта район мәдәният йортында гармунчы булып эшли, Мәскәү, Казан, Һиндстанда гармунчылар конкурсында катнашып, күп дипломнар белән бүләкләнгән ул.


-Кичәгә тәмле ризыклар пешереп алып килгән иде җырчы апаларыбыз. Табын артында истәлекләр, хатирәләр барланды. Гармун моңы кич буе озата барды безне. Нәфис сүз остасы Гөлшат апа Михайлованың матур шигыре кичәбезне тагын да мәгънәлерәк итте. «Өчле», «алтылы», «сигезле» биюләрен биеп, яшьлекләрен искә алдылар кичәдә катнашучылар, — ди Илһамия Рәисовна.


Фото авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев