Югары Пәнәче балалары каникулларны күңелле үткәрде
Югары Пәнәче мәдәният йортында балаларның ялларында «Каникулның күңелле көне» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрелде. Чарага балаларның әти-әни, әби-бабайлары да килде.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килү балаларда кызыксыну уятты. Һәр бала Кыш бабай белән Кар кызына үз һөнәрен күрсәтте. Бүләкләрне дә мулдан алып килгән иде Кыш бабай.
— Кышкы каникулларны кайсы бала гына көтми микән?! Авылда саф һавада уйнап үскән балалар сәламәтлек ягыннан да таза булалар. Кышкы таудан җилдереп шуу да көч-энергия бирә. Чараны шул максатларны күздә тотып оештырылды. «Шалкан» әкиятен балалар күңел биреп уйнады. Песи роленә өч песи булу да әкиятне тагын да кызыклырак итте. «Карны чиләккә җый», «Шарлар белән йөгереп кил», «Сулы чиләкләрне түкмичә күтәр», «Алфавит буенча һөнәрләрне сана», «Герне оста күтәрәм» уеннарында көч сынашты балалар. Татарстан шәһәрләрен картадан табу уены да мавыктыргыч килеп чыкты, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Уеннарда әти-әниләр, әби-бабайлар балалары-оныкларына теләктәшлек, көч биреп торды.
Бәйрәм тамашасына һәр бала үзе белән берничә бүләк алып килгән иде. Тигез һәм дөрес итеп бүлеп бирелгән бүләкләргә балалар бик сөенде, шатланды. Уенлы-ярыш урамда дәвам итте.
«Үз чиратыбызда чарада катнашкан балаларга, әти-әниләре, әби-бабайларына һәм уеннарны оештыруда ярдәм иткән барчасына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Исәнлектә тагын күрешүләр насыйп булсын», — ди Илһамия Гарифуллина.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев