Искетәкмәклеләрне Тукай әсәрләре бердәм хөрмәт һәм мәхәббәт хисендә берләштерде
17 апрельдә Иске Тәкмәк авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара узды.
Чара район үзәк китапханәсе тарафыннан игълан ителгән "Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләр дөньясы" дип исемләнгән иҗат конкурсы кысаларында үтте һәм шагыйрьнең иҗади мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән күпсанлы матур вакыйгаларны берләштерде.
Бәйрәм рухын тематик күргәзмәләр тулыландырды. Анда "Тукайны бергәләп укыйбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе; кәгазь, тукыма, агач кебек материаллардан ясалган әкият геройлары сыннары күргәзмәсе; "Татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлыйбыз" дип исемләнгән әкиятләреннән һәм шигырьләреннән ясалган рәсемнәр урын алды. Чарага Шүрәле һәм Су анасы кебек әкият геройлары да килде. Кунаклар өчен Габдулла Тукайның балаларга өчен язылган әсәрләре буенча кыска викторина үткәрелде.

"Тукай авазы төрле телләрдә" дип исемләнгән ачык микрофон номинациясендә китапханәнең актив укучылары, өлкәннәр һәм балалар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. "Театр перформанс" номинациясендә тамашачылар балалар тарафыннан куелган "Су анасы" курчак спектаклен карадылар.

Тукай әсәрләре барлык катнашучыларны һәм кунакларны туган телгә, туган якка һәм табигатькә, шулай ук бөек шагыйрь иҗатына карата бердәм хөрмәт һәм мәхәббәт хисендә берләштерде.
Фотолар Валентина Киселевадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев