Иске Зәйдә Әниләр һәм гармунчылар көненә багышланган концерт булды
25 ноябрьдә Иске Зәй мәдәният сараенда Әниләр көне һәм гармунчылар бәйрәменә багышлап «Әниләргә - гармун моңнары» дип исемләнгән концерт узды.
Бәйрәм программасында шигырьләр, кадерле әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады, рус һәм татар телләрендә инструменталь һәм вокаль әсәрләр башкарылды.
Концертта районыбызның талантлы гармунчылары – Марс Гуреев, Әмир Сөләйманов, Фәрит Таймaсов, Илгиз Әхмәтҗанов, Алексей Герасимов, Илфат Нуриәхмәтов катнашты. Иң яшь гармунчы Марсель Шәймөхәммәтов иде. "Заиночки" коллективы, "Вдохновение" триосы, солистлар Флера Миңнегалимова, Зилә Таймасова, Наилә Миңнуллина, Дания Усманова, Сирена Хөснетдинова матур чыгышлары белән сөендерделәр.
"Дейли" бию төркеменең "Гаилә" композициясе чыгышы концерт программасының чын сюрпризы булды. Шулай ук "Монро" һәм 1нче мәктәпнең бию коллективлары да матур биюләр бүләк итте.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев