Иске Зәй мәдәният йортында «Мальвина» театры балаларга әкият күрсәтте
22 майда район мәдәният йортында «Рукавичка» курчак спектакле күрсәтелде.
Әминә Зарипова җитәкчелегендәге «Мальвина» халык марионеткалар театры район мәдәният йорты сәхнәсендә рус халык әкияте мотивлары буенча музыкаль спектакль уйнадылар. 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары дуслык һәм үзара ярдәмләшү, игелек һәм тынычлык турындагы гыйбрәтле әкиятне рәхәтләнеп карадылар, анда барлык урман җәнлекләренә бер бияләйдә урын табылды.
Спектакль күрсәтелгәннән соң, «Мальвина» халык марионеткалар театрына йөрүчеләр Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, туган як турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев