Имәнлебаш үзешчәннәре район театр фестиваленә кушылды
Зәй район мәдәният йорты авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале игълан итте.
Фестиваль якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлана.
Беренчеләрдән булып фестивальгә Иске Тәкмәк авылы үзешчәннәре кушылды.
Ә 11 мартта Имәнлебаш мәдәният йорты үзешчәннәре Айгөл Гаязетдинованың “Мәтрүшкәле чәй” әсәрен сәхнәләштереп, жюри хөкеменә тәкъдим итте.

...Вакыйгалар татар авылларының берсендә бара. Бу авылга яшь инглиз теле укытучысы килә һәм ялгыз әбигә фатирга керә. Кайчандыр бу әбинең кызы Америкага китеп югалган. Бу яшь укытучы Казанга семинарга китә. Семинарда булганнан соң, укытучы әбинең кызын Америкадан килгән профессорлар арасында каршы ала һәм үзенә кунакка чакыра. Әбинең кызы авариягә эләгә һәм хәтерен югалта. Кыз аңа сораулар биреп, әти-әнисен искә төшерергә булыша, кайчандыр бик яраткан мәтрүшкәдән чәй пешерә. Мәтрүшкәле чәй ярдәме белән әбинең кызының хәтере яңара…

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр якты, эмоциональ, күңелләрне нечкәртердәй тарих барды.
“Актерлар төрле һөнәр ияләре булуга карамастан, сәхнәдә үз геройларының образларын һәм характерларын тапшыра алдылар. 8 Март бәйрәменә спектакльне авыл халкына куйсак, 11 мартта жюри хөкеменә тәкъдим иттек. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты үзешчән артистларыбыз. Көн дә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчәннәргә рәхмәтләремне җиткерәм”, - ди Имәнлебаш мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев