Икебезгә бер Туфан иде
Якташыбыз, язучы Рухия Ахунҗанованың иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Казан дәүләт педагогия институтында соңгы 5 нче курста укыганда, әдәбият галиме Фоат Галимуллин җитәкчелегендә «Туфан шигъриятендә хис һәм фикер берлеге» дигән темага диплом эше яздым. Аны, әлбәттә, «бишле»гә якладым. Чөнки җитәкчем гадәттән тыш таләпчән булды, мине мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтте. Ул мине абитуриент чагымнан ук белгән икән. Мин исә бу хакта кырык биш елдан соң гына хәбәрдар булдым. 2025 елның 3 октябрендә оештырылган Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Россия Язучылар берлеге һәм аның төбәктәге бүлекчәләре белән берләшү мәсьәләсен хәл итәргә Казанда җыелгач, Фоат абый миңа бер китабын бүләк итте. «Читтән карап...» дип исемләнеп, 2021 елда Казанда «Школа» нәшриятында басылып чыккан әлеге китапта урнаштырылган хатлар арасында миңа кагылышлысы да бар. Фоат абыйга аны Зәй районының Югары Шепкә урта мәктәбе директоры Равил Лотфулла улы Галиуллин «28.07.1980» датасы белән язган. Менә хәзер исемә төште. Конвертланган ул хатны, Равил абыйның үтенече буенча, Казандагы Юлиус Фучик урамын эзләп табып, 36 нчы йортта урнашкан фатирга кереп, Фоат абыйның үз кулына тапшырган идем шул. Фоат абыйның китабындагы шул хаттан бер өзек белән танышыйк. Анда: «Фоат, менә сүз уңаеннан, сезгә, төгәлрәге сезнең институтның татар факультетына бер кызны юллыйбыз. Сез аны тикшеребрәк карагыз әле. Ул Ахунҗанова Рухия, аның шигырьләре, нәсерләре һәрвакыт Зәй район газетасында басылып килде. «Азат хатын»да очерклары чыкты, ахры. Бер ел ул мәктәптә татар теле укытты һәм бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укуын да дәвам итте. Хәзер ул пединститутка күчәргә тели, укытуын мәктәптә дәвам итеп. Бәлки, чыннан да, бу тыйнак кызның теләге тормышка ашар», – дип язылган. Бер ачыклык кертим: Равил абый мине алга таба «читтән торып укыр, мәктәптә эшләр» дип уйлаган икән... Фоат абый тәүге китабыма язган кереш сүзендә: «Рухия тыйнак, салмак, сабыр булды. Әмма үз өлешенә төшкән эшләрне җиренә җиткереп, төпле акыл белән, пөхтә итеп үтәп барды. Бервакытта да дәрескә әзерлексез килмәс, теләсә кайсы сорауга карата үз фикере, карашы булыр. Тавышы да йомшак кына, әмма ихлас сөйләр. Шуңа күрә аны игътибар белән тыңлыйсың, чөнки мәгънәле, яңа сүз әйтүенә ышанасың. Бу өмет һәрвакыт аклана да. Бервакыт аның шигырьләр язуы мәгълүм булды. «Яшь көч» исемле дивар газетасында, институтның «За педагогические кадры» дигән күптиражлы газетасында (русча чыкса да, ара-тирә татар телендә сәхифәләр бирелә иде) аның имзасы куелган әсәрләр күренә башлады. Аларга игътибар итми мөмкин түгел иде. Ихласлылык, садәлек бөркелеп торган ул шигырьләр хис һәм фикер кушылмасының бик матур бәйләме булып тоелалар иде. Үзенең холкы һәм табигатенә, эчке дөньясына бик тә туры килә торган шул шигырьләр бик тиз хәтердә кала, аларны, үзеңнеке кебек итеп, сүз сөрешенә кертеп җибәрәсең. Нәкъ менә шуңа күрәдер, укуны тәмамлау елында мин Рухиягә диплом эше язарга тәкъдим иттем дә (ул вакытта педагогия институтын төп фәннәрдән дәүләт имтиханы биреп тәмамлыйлар, бары тик аеруча яхшы укучыларга гына диплом эшен язу тапшырыла иде.) Әлбәттә инде, темасын да шигърият өлкәсеннән сайладык – Хәсән Туфан иҗатын үзәккә куйдык. Рухия бик мавыгып, яратып эшләде. Бу, дөресен әйткәндә, аның бөтен гомеренә яктылык сирпеп торучы мәүзуг булып әверелде», – дип искә ала. Шактый еллар узгач, күңел түремдә «Остазым» дигән шигырь барлыкка килде:
Гыйльми эшемне язсам да
Китап сүзләре белән,
Карарга өйрәттегез Сез
Шагыйрь күзләре белән.
– Туфан шигърендә, – дидегез, –
Чын татарның ирлеге.
Тормышыңда булсын, сеңел,
Хис һәм фикер берлеге.
Бер атуда ике куян
Эләккән бит ул чакта:
Фән дөньясына да урын
Таптым шигъри учакта.
Дөрес-хак юлга чыгару –
Саваплы гамәл, беләм,
Шуңа мактанып яшим бит
Сездәй остазым белән.
Фоат абый хаклы. Чыннан да, шагыйрь Туфан (1900–1981) иҗаты темасы гомерем буе дәвам итте. Кулыма диплом алуга, Казанда беренче эшем итеп, Хәсән абыйның каберен зиярәт кылырга бардым. Казаклар авылына укытырга кайткач, «Ильич юлы» исемле район газетасында 1985 елның 11 декабрендә «Уйлы, хисле, гөлбакчалы шигърият» дигән язмам шагыйрьнең тууына 85 ел туу уңаеннан басылды. Алдагы елларда VI сыйныф укучылары катнашында бөтен мәктәп коллективы өчен залда ачык дәрес бирүне традициягә керттем. Туфанның якыннан төшерелгән фотосурәтен төп нөсхәдә күрү, шагыйрьнең магнитофон тасмасына язылган тавышын ишетү – укучыларны җәлеп итәрлек чара булгандыр. 2006 елның март ае санында Казанда нәшер ителә торган «Ачык дәрес» газетасында «Кайсыгызның кулы җылы?» исеме белән Мөслим һәм Сарман районнары мәктәпләре директорларының уку-укыту бүлеге буенча урынбасарлары өчен 1996 елның 26 февралендә үткәрелгән дәреснең эшкәртмәсе басылып чыкты. Сарман районының Җәлил беренче санлы урта мәктәбендә рус сыйныфында укучы татар балалары катнашында узган ул дәрескә шагыйрә Клара Булатова (Рәфигуллина) чакырылган иде. Башкорт кызы Айгөл шагыйрь Хәсән Туфанның «Кайһыгыззың кулы йылы?» дигән шигырен яттан сөйләде. Шагыйрәгә сүз бирелгәч, Клара Гариф кызы укучылар белән әңгәмәсендә Туфан турында хатирәләрен яңартты, «Якты сагыш» (Казан, «Рухият» нәшрияты, 1995) исемле шигырьләр китабы белән таныштырды, сорауларга җавап бирде һәм экспромт рәвештә иҗат ителгән шигырен укыды:
Җәлил...
Йөрәкләрдә алган урының
Җанда мәңге уелып кала да,
Шагыйрь рухы – Җәлил рухы яши
Шагыйрь исемен йөрткән калада.
Җәлил исемен йөрткән һәр төбәктә
Шигъри җаннар табыла, әлбәттә.
Туфан шагыйрьне дә олылыйлар
Җәлил исемен йөрткән мәктәптә.
Бу мәктәпкә рәхмәтем зур минем,
Дулкынландым шуңа, тулгандым.
Сез чакыргач, эшем өзеп килдем
Тәнәкәсе булып Туфанның.
Мин – шагыйрә, хәзер тартынмыйча
Бу исемне алам үземә.
Ә Тәнәкә... Бүген ул эндәште
1959 нчы
Елда туган Шигырь көзенә.
Бер сихерле, тылсымлы көз булып
Моңлы гамьдә үткән чакларны
Ничек онытасың?
Ул җырлы көз
Чал шагыйрьнең язын кайтарды.
Ул җырлы көз Сарман – Әлмәт кызын
(Таң калдырып тиңдәш күпләрне)
Туфан хыялында яралтылган
Җыр-Тәнәкә итеп күтәрде.
Ә аяусыз тормыш чынбарлыгы
Хыялларны утта яндырды.
Әмма ләкин «Кызый Туфан» дигән
Җанлы шигырен сезгә калдырды.
Ул дәресем шагыйрәдән автографлар алу белән тәмамланды. Шунысын әйтергә кирәк: университетны тәмамлагач, юллама белән Клара апаны шушы мәктәпкә эшкә билгеләгәннәр. Ул 15 августтан башлап берничә көн тәрәзә пыялалары юып йөргән дә, район мәгариф бүлегенә барып, үзен берәр татар авылына күчерүләрен сораган. Аны Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбенә урнаштырганнар... Журналлардан «Мәгариф»тә – «Туфан шигъриятендә фикер һәм хис берлеге» (1999, июль), «Безнең мирас»та – «Кайсыгызның кулы җылы?» (2021, июнь), «Мәйдан»да «Туфанның шигъри тылсымы» (2021, июнь) исемле язмаларым дөнья күрде. Шагыйрә Клара Булатова (ул Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында Озёрная (Күлле) урамындагы 8 нче йортта яшәде) белән уртак темабыз «Хәсән Туфан» иде. Шагыйрәбез, Искәндәр белән Тәнәкәнең (патша кызы) мәхәббәт тарихын сурәтләп, «Яшел каләм» (Казан, «Рухият» нәшрияты, 2003), «Искәндәр кыйссасы» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2020) исемле китапларын язды. Кыскасы, безнең икебезгә һәрвакыт бер Туфан булды...
Рухия Ахунҗанова
Фото авторның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев